news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иркә ирен туган көне белән котлый: «Бу елны бергә уздыра алмадык...»

news_top
Иркә ирен туган көне белән котлый: «Бу елны бергә уздыра алмадык...»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Иркә социаль челтәрләрдә ире Артур Шабакаевны туган көне белән тәбрик иткән. Артур быелгы туган көнен якыннарыннан читтә, мобилизациядә каршылый.  

«Артурым, туган көнең белән. Бу елны бергә уздыра алмадык инде. Ярар, безнең барысы да алда бит. Бәйрәмең белән. Бәхетле бул! Без сине бик яратабыз, көтәбез. Син безгә бик кирәк», – дип яза җырчы кадерле кешесенә. 

«Артурның туган көне белән, Иркә. Исән-сау әйләнеп кайтып, әллә никадәр туган көннәрегезне бергә уздырырга язсын», – дип җылы теләкләр юллаган Артурга автор-башкаручы Зифа Нагаева.

«Иркә, Аллаһы теләсә, барысы да яхшы булыр. Сау-сәламәт булып, шатланып өйләренә кайтырлар. Артурга бу туган көнендә аерым теләк – тизрәк сезнең янга әйләнеп кайтсын»; «Котлыйбыз, алда рәхәт, күңелле туган көннәре бик күп булсын. Фәрештәләр ташламасын», – дип, башкалар да матур теләкләргә кушылган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар