Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә ире белән фотосын күрсәтте

news_top_970_100
Иркә ире белән фотосын күрсәтте
https://vk.com/irke_official

Иркә социаль челтәрләрдә ире белән төшкән фотосын күрсәтте. Әлеге фотога алар узган ел, хәрби операциядә хезмәт итүче Артур кыска вакытлы ялга кайткач төшкән булган. Җырчы фото янына үзенең «Өзелмәгән өмет» җырын куйган.

Күптән түгел генә Иркә Артурның каты яраланып, Санкт-Петербург шәһәрендә дәвалану узуын сөйләгән иде. Ире турында авыр хәбәр алу белән үк, җырчы аның янәшәсендә булырга ашыкты. «Бик җитди яра. Иң мөһиме: Артур исән-сау, сөйләшә. Ашады-эчте, аз гына шаярып та алды. Бик көчле рухлы кеше икәнен беләсез. Җиңел булмаган операциягә әзерләнәчәкбез. Аз-маз хәбәргә чыгып торырбыз. Иң мөһиме – ирем исән-сау», – дигән иде Иркә.

Җырчы хәзер дә ире янына даими барып тора, Санкт-Петербургтан фотолар да куйгалый. Ләкин әлегә Артурның сәламәтлегенә кагылышлы яңалыкларны сөйләгәне юк. Әйтергә кирәк, җырчының тамашачысы да Артур өчен борчылып тора. Әлеге фото янында да: «Артурның хәле яхшырамы? Исәнлек-саулык телибез. Бәхетле булыгыз»; «Сез – шундый матур пар. Артурның сәламәтлеге әйбәт була күрсен. Гел бергә булыгыз», – кебек эчтәлектәге комментарийлар язып калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100