Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә фонограммага җырлаучылар турында үз фикерен әйтте

news_top_970_100
Иркә фонограммага җырлаучылар турында үз фикерен әйтте
"Татар-информ" архивы

«ВКонтакте»дагы «Подслушано Тат-шоубиз» төркеме бик еш кына фонограммага җырлаучы һәм тавышсыз килеш сәхнәгә чыгып, үзләрен «артист» дип игълан итүче татар эстрадасы җырчыларын «утлы табага бастыра». Төркемнең җитәкчесе Тимур Ганиев җырчыларның фонограммага җырлауларын фаш итеп, моны дәлилли торган видеолар да урнаштыра. Әлбәттә инде, бу темага җырчыларның үзләренең фикерләре дә кызык. Тимур җырчы Иркәгә, фонограмма белән җырлауга карата мөнәсәбәтен белешеп, сорау юллаган. 

Иркә эстрадада беренче адымнарын ясаган чорларда үзенең дә еш кына фонограмма белән җырлавын, ләкин моның начар эш икәнлеген бик тиз аңлавы хакында әйткән. 

«Коточкыч! Начар! Карьерам башында минем дә фонограммага җырлаганым булды. Мин моның начар әйбер икәнлеген аңлап, үз өстемдә эшләп, кире фонограммасыз җырлауга әйләнеп кайттым. Фонограммага җырлаучыларга хөрмәтем бар дип әйтмәс идем. Җырлыйсың икән, үз өстеңдә, тавыш өстендә эшләп, ялт иттереп җырларга өйрәнергә кирәк. Юк икән, җырлап йөрмә», – дигән ул.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100