Иркә: «Бу турыда беркайчан да кешегә сөйләгәнем булмады...»
Кеше фикеренә генә нигезләнеп, фикер йөртсәм, бу интервью булмаста иде. Күпләр көткәнен белә торып та... Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Иркә белән соңгы 4 ел эчендә бу беренче зур интервью.
Көчле булу авырмы?
Әгәр дә синең өчен мин көчле булып күренәм икән, мин шат кына, Гөлинә. Гәрчә син мине әле тышкы яктан гына беләсең һәм ниндидер адымнарымнан гына чыгып шулай фикер йөртәсең. Берәр буш урын булсам, син минем белән бүген очрашып, кара-каршы сөйләшеп тә утырмас идең, шулаймы? Көчле икәнемне исбатлар өчен бер генә ел вакыт үтмәде бит, шактый күп сынаулар аша үтәргә туры килде. Шуңа күрә җиңел дип әйтә алмыйм.
Элеккеге Иркә белән бүгенге Иркә аерыламы?
Бик нык. Мин беркайчан да менә мондый ук булырмын дип уйламадым. Элек мин тиз кызып китүчән идем. Кайвакыт уйланылмыйча, төрттереп әйтелгән сүзләр дә булгалый иде. Безнең якта шулайрак сөйләшәләр, шундыйрак бит инде без, туры сүзле. Аннан йолдызнамә буенча Кучкар булуымның да йогынтысы юк түгелдер инде. Дин ягыннан йолдызнамәләргә ышану бик үк яхшы түгел икәнен белсәм дә, сирәк булса да, укыштыргалыйм. Хәзер мин елдан-ел үз өстемдә эшлим, үземне өйрәтәм, орышам, аңларга тырышам. Барыбер әле бу мин күрергә теләгән чын Иркә түгел. Минем әле күп әйберләрне үземдә җиңәсе бар. Үз-үзем белән калып, нидер язып, «алай ярамый, Иркә, син дөрес эшләмәдең» диеп үз-үзем белән сөйләшеп, һәр көнемә нәтиҗә ясый башладым. Читтән сәер кебек күренсә дә, файдасы бар бит. Үзем белән горурланырга өйрәндем менә. Ике атна, бертуктамый, чабып эшләп йөрим икән, 1-2 көн туктап ял итәм. Артыгы ярамый. Аннан энергия дөрес якка китми башлый.
Эш артыннан чабып йөреп, яшәргә җитешми калам дигән уй юкмы?
Юк инде, мин бөтенесенә дә өлгерәм. Элегрәк вакыт күп, эш әз иде, канәгать түгел идем. Хәзер киресенчә. Әле үземне шул вакытлар өчен орышып алам, кайчак: «Нишләп шул вакытта берни эшләми утырып тордың икән, син бит инде аны эшли ала идең», - дим. Ә бүген, Аллага шөкер, барыннан да канәгать. Иртән торгач та эш планын төзеп куям. Әле бит гаиләне дә карыйсы бар, аннан тыш 14-15 кешедән торган командам да минем өстә. Аларның һәрберсе турында уйлап: «Моның монысы мин кушканны эшләдеме икән, тегесе ипотекасын түләдеме икән, костюмнарны әзерләп бетерделәрме икән?» – дип борчылып ятам. Кайвакыт артыгы китә дә менә бу әйбернең, тынычландыра алмыйм үземне. Дөрес итеп ял итә белмим. Инде хәзер телефонны авиарежимга куеп, 6-7 сәгать булса да ял итә башладым. Организмга ял җитмәү йөзгә, хәрәкәткә, сүзгә һәм гаиләдәге һәр кешегә кагылып үтә бит ул. Командамның кәефе дә миннән тора бит әле.
Димәк, сез һәр эшне үзегез контрольдә тотасыз?
Әйе. Финанс мәсьәләләрен дә, иҗатка кагылышлысын да үзем контрольдә тотарга тырышам. Иҗат турында сөйләшкәндә, мин дип кенә сөйләшергә яратмыйм, без диик. Чөнки бүген мин генә юк, фәкать без генә бар. Без бер команда, бер гаилә һәм ул гаиләдә мин үземне таптым. Ул яктан мин бик бәхетле.
Бөтен эшне контрольдә тотарга тырышуың кешеләргә ышанмаулыктанмы?
Бик дөрес әйттең син, әйе. Мин беркемгә дә 100% ышанмыйм. Менә шундый Иркәгә әйләндем мин.
Барыбер кемгә дә булса ышаныч калгандыр бит инде?
Юк.
Ә әни? Әниегез белән бүлешәсезме?
Әни – ул изге. Аңа бөтенләй тияргә ярамый. Ничек инде әнигә ышанмаска була? Ул бит әни! Әйе, мин аны борчымас өчен күп әйберне сөйләмәскә тырышам. Элек кайта идем дә, бөтен яңалыкны түкми-чәчми сөйли идем. Ә хәзер аны бөтенләй андый әйберләрдән саклап калырга тырышам. Киресенчә, бары уңай хәбәрләр генә сөйлим. Төрле хәлләр булды бит инде, үзең дә беләсең. Теләсә нинди сүзләр ишетеп, авырып та алды. Шуңа, мин бүген бөтен көчемне куеп, аны сакларга тырышам. Кызларыма да әбиегезне саклагыз, дим. Яше 70 кә җитеп килә, юк-бар белән борчыйсы килми. Алай да, янәшәсендә шундый «яхшы» кешеләр бар инде менә: «Болай булган икән име, тегеләй икән әле», - дип торучылары җитәрлек. Ул минем чын татар хатын-кызы. Авылда да хөрмәте зур. Шуңа, аңа һәр сүзне саклык белән генә әйтергә тырышалар инде «үзенчә». Әни, тынгысыз җан, шундук миңа борчылып шалтырата. Мин: «И, әни, тапкансың борчылыр нәрсә. Алай түгел шул, менә болайрак бит ул», - дип тиз генә ситуацияне яхшы якка борып җибәреп, әнине ул халәттән чыгарырга тырышып, кызык хәлләр сөйләп, кирәкмәгәнен оныттыртам. Шуңа күрә, әнигә бөтенләй кагылмыйк инде без. Әни – ул әни инде!
Ышанычка килгәндә... Серләрне ачып, сөйләп утырырлык кеше хәзерге көндә юк инде ул. Аллаһы Тәгалә бар. Аның белән мин шундый бер дулкынны тоттым дисәм дә була, миңа менә Аның белән сөйләшүе рәхәт. Ул миңа җавап бирә, Ул гына мине дөрес юлга җибәрә. Без өйләнешкәндә, минем ирем андый әйберләрдән ерак иде, еллар үтә-үтә ирем дә дингә килеп җитте. 5 вакыт намазын укый хәзер (боларын язма, яме!) .Үзем намазда булмасам да, мин бөтен йөрәгем белән Аллаһы Тәгалә барлыгына ышанам, чөнки миңа шундый зур сынаулар биреп, шул сынауларны үтәрлек көч бирүче дә Ул иде.
Сынаулар көчлеләргә генә бирелә, диләр...
Беләсеңме, Гөлинә, кайбер концертлардан соң, керемгә караганда чыгымнар күбрәк була. Бер тиен дә акча керми. Элек бу әйберләргә шулхәтле күңелем төшә иде. Берсендә бер хәзрәт шундый акыллы сүзләр әйтте миңа: «Иркә, уйлап кара, синең команда да 10нан артык кеше эшли. Аларның һәрберсенең гаиләсе бар һәм ул кешеләр синең аша акча эшли, шулаймы? Ул акчага алар гаиләләрен туендыралар, балаларына киемнәр алалар. Менә үзең сана, күпме кешене син эшле итеп, үзеңә савап эшлисең. Анысы аның сатылмый. Шуңа син сөенергә генә тиеш!» – диде ул. Бу хакта мин бик озак уйландым. Бүген дә шулай бер тиенсез кайтам икән, мин инде ул кадәр борчылмыйм. Авырлыгы артыннан Ходай җиңеллеген дә бирә аның.
Сүзгә килгән чаклар буламы?
Мин бик таләпчән һәм төгәл кеше. Үзем нинди булсам, янәшәмдәге кешеләрдән дә шуны ук таләп итәм. Эш мәсьәләсендә мин катгыйрак итеп әйтеп куя алам. Кайбер кеше шуны таләпчәнлек дип, ә кайберсе шуны әшәкелек итеп кабул итә. Концерт барышында орышып алган чакларым да була. Әмма концерт бетүгә һәркайсын кочаклап, рәхмәтемне әйтәм.
Беләсеңме, эштә генә түгел, өйдә дә шундый идем мин. Ләкин хәзер ул рольне үз өстенә Артур алды. Ирем дә, кызлар да минем арып кайтканны аңлый. Мин гастрольдән кайткач та, алар миңа ял бирәләр. Бүлмәмә кереп ятуга, мин өйдә шылт иткән тавыш та ишетмим. Бераз ял итеп тынычланганнан соң, алар янына чыгып, мин инде гаиләм белән ял итәм. Өйдә дә хөрмәт бар, Аллаһка шөкер.
Ә сезнең гаиләдә дилбегә кем кулында? Читтән караганда, сезнекендәдер кебек.
Ничек кенә безне күрергә тырышмасыннар, гаиләдә Артур баш һәм дилбегә дә аның кулында. Мин моның белән бик канәгать. Без бу әйбергә бер генә ел килмәдек. Кыз балаларга әти ягыннан таләпчәнлек кирәк, аларны уку ягыннан да, тәрбия ягыннан да тота белү мөһим. Уртанчы кызыбыз Әминә беренче сыйныфны тәмамлады менә, бик мөстәкыйль булып үсеп килә. Укуына бик булышмыйбыз. Әгәр хәзер беренче сыйныфта булышачакбыз икән, 11нче гә кадәр булышасы булачак, аннан безгә салынып кына укый башлаячак. Без менә шулай әз генә утка салып алабыз аларны. Кайвакыт «Ой, монысы җыелмаган, тегесе әзер түгел, җитешмим», - дип зарлана башласа, «Ә кем җыярга тиеш соң синең арттан?» – дим. Салкын тиеп, авырып тора икән, «Ярар, барма», - дибез. Юк, торып җыена да китә. Сыйныфташларыннан төшеп каласы килми. Әнә шулай үзе нәтиҗә ясарга өйрәнде бала. Алар безнең өчесе өч төрле һәм һәркайсы үзенчәлекле. Интернетта язылучылар: «Ник балаларыгызны күрсәтмисез?» – диләр бит инде. Әйе, күрсәткән очракта, бу безнең өчен бер плюс булыр иде. Тик әтиләре каршы булгач, мин нәрсә эшли алыйм?
Кызларыгызның берәрсе сәхнәгә тартылмыймы?
Олысы Айсылу, гомумән, сәнгатьтән ерак. Аның анда кысыласы да килми. 9 нчы сыйныфта журналистика дип талпына башлаган иде, янына утырып аңлаттым. «Менә кара, кызым, бу минем турында мәкалә. Укы, дөресме?» - дидем. «Юк, әнием, күбесе дөрес түгел», - диде. «Мин хәзер моны нишләтим? Каргамасам да, рәнҗеш төшәргә мөмкин, шулаймы? Менә син бар, минем кызым. Әле син гөнаһсыз, сабый бала. Син аны укыйсың да, «аһ» дип әрнеп куясың. Менә шул «аһ» диюең дә теге кешегә рәнҗеш булып төшәргә мөмкин, Алла сакласын. Журналистның эше катлаулы һәм бик куркыныч хезмәт. Тагын бер уйла», - дидем. Шуннан ул акрын гына уеннан кире кайтты. Бүген татар, рус, инглиз, испан һәм гарәп телендә ирекле аралаша ала. Икенчесе инде чын лидер. Еллар буе үземдә үзем тәрбияләгән Иркә менә Әминә булып туган, аңлыйсыңмы? Анысы биергә бик ярата, иҗатка тартылмый дип әйтә алмыйм. Кечкенәсе килгәндә, анысы бөтенләй беребезгә дә охшамаган. Көненә 10 тапкыр «Әнием, мин сине шундый яратам», я булмаса, «Әнием, син галәмдәге иң матур кеше» диеп ул гына әйтә ала. Башка балалар кебек мультикларга исе китми аның, ә әтисе караган төзелеш материаллары турындагы тапшырудан аерып алып булмый. Безнең өчен бик сәер кеше ул. Ачылмаган бер галәм кебек. Көн саен мин аны яңа яктан ачам. Иҗат аңа бөтенләй кирәкми кебек. Уртанчысы гына аның, бөтен җиргә өлгерергә теләп, барыбызны тигезләп йөри.
Бу яшьтән үк лидер булырга омтылуы кемнән күчкән?
Миннән. Туганда ук үлемне җиңгән балам булганга шундый ул минем. Бу турыда беркайчан да кешегә сөйләгәнем булмады әле. Безгә аны тугач та, «озак яши алмас» дигәннәр иде. Беркемгә сиздерми генә, 40 көн хастаханәдә ятып чыктык. Миңа аны ул чагында имезергә дә ярамады. 7-8 айда минем балам әле башын да тота белми иде, ләкин без анысын да кешегә әйтмәдек. 1 яшенә кадәр хастаханә юлын таптарга туры килде. Бик елак, көйсез бала булды ул. Утырып елаган төннәр дә аз булмады. Ел саен диңгезгә алып барып дәвалап йөрдек. Табиблар үләчәк дигән балама бүген 8 яшь тула менә, Аллага шөкер!
Өйдә балалар белән татарча аралашасызмы?
«Мам», «пап» дигән сүзләр гомумән ишеткәнебез юк. Шулай да, кайбер сүзләре русча инде. Менә авылга кайтып киткәннәр иде, хәзер татарча гына сөйләшә башлаганнар әле. Уртанчысы беркөнне шалтыратып: «Ничек хәлләрең, әнием? Карале, әни, минем планшетта әз генә акчам беткән иде, салып җибәрә алмыйсыңмы? 100 тәңкә генә булса да? Әбигә дә 50 тәңкә салсаң була, аныкы да бетте», - ди. Бер генә рус сүзен дә кыстырмыйча әйтә бит әле ул аны. Өйрәнәләр әкренләп әнә.
Мишәрләрне усал, диләр.
Мин үземне мишәр дип, күкрәк кагып йөрергә яратмыйм. Белгәне белә мине. Әрмәннәр, грузиннар, руслар арасында да төрле кеше бар. Менә шуның өчен генә шундый ул дигән сүз дөрес түгел! Менә син белгән Иркә 18 яшьтә мондый түгел иде. Язмыш, тормыш сынавы шундый иткән кешене. Минем беркемне дә бүләсем килми. Кеше һәм кеше түгел кешеләр генә бар!
Кеше сүзенә колак саласызмы?
Әгәр лаеклы кеше булса, әлбәттә. Менә мин синең белән бүген сөйләшеп утырам бит, Гөлинә. Билгеле бер мизгелдә минем сиңа хөрмәтем арта, дөрес фикерләвең өчен мин сине хөрмәт итә башлыйм. Ниндидер бер ситуация килеп чыгып: «Иркә, дөрес эшләмисең, алай түгел», - дип әйтәсең икән, шул вакытта мин синең сүзеңә колак салачакмын. Әгәр дә мәгәр, ул ситуациянең чынлыкта нидән килеп чыкканын белмичә, миңа нидер өйрәтәсең икән – исем дә китмәячәк. Нәрсә генә сөйләмәделәр бит инде минем турыда. Берәр сүз төшеп калдымы? Начар юлда йөрүче хатын дисеңме, бер ирдән аерылып икенче иргә баручы, баласын ташлап китүче, исерек, наркоман хатын дисеңме? Интернеттан укыганнарны гына сөйлим, карамый дип уйлыйсыңмы? Менә ул сүзләргә игътибар итеп, нәрсә үзгәрә? Кеше сөйләүдән туктаячакмы? Юк! Шуңа күрә, эт өрә тора, бүре йөри тора. Мин бүген һәрберсе белән күзгә-күз карап сөйләшергә әзер, тик ябык ишекләр артында, ә халык аша түгел.
Эстрадада дусларыгыз калдымы?
Ә син, гомумән, эстрададагы дуслыкка ышанасыңмы?
Мин юк. Менә бу өстәл артыннан торып, ишекнең теге ягына чыгуга мин сезгә, сез миңа беркем түгел.
Менә моны мин түгел, син үзең әйттең. Мин синең белән килешәм генә. Минем белән генә түгел, ә минем төркемдәге егетләр белән дә исәнләшмәүче «дуслар» булды, Гөлинә. Авыр иде. Үзем өчем түгел, егетләрем өчен. Аларның ни гаебе бар? Алар бит минем арттан йөрүче музыкантлар түгел, ә минем янәшәмдә, сәхнәдә минем белән беррәттән басып торучы үз эшенең осталары. Аның бит һәрберсе хөрмәткә лаек шәхес! Хәзер, Аллага шөкер, күбесе исәнләшә, хәл сораша, тик элеккеге Иркә генә юк инде. Әгәр дә ул Иркә калган булса, мин бүген монда утырмас идем.
Ә нишләп?
Минем яшәргә көчем калмаган чаклар булды. Берара антидепрессантлар белән дә мавыгып алдым. Ә ул сәламәтлеккә бик зур зыян китерә торган әйбер. Шул сазлыктан чыгарга тиеш түгел идем кебек... Әмма мине дин әһелләре тартып чыгарды. Аннан соң бит әле, теге ел май аенда Себердә мине «внутреннее кровотечение» белән поезддан ук алып киттеләр. 10 минут кына калган булган... Ул чакта яхшы табибка туры килүем генә коткарып калды. Мин инде әнигә шалтыратып: «Әни, Әминә белән Сөембикәне ташлама инде», - дип саубуллашып куйган идем. Олысы Айсылу инде зур, үзе яши ала, ир кешегә дә хатын табыла ул, ике кечкенә кыз өчен генә бик нык борчылдым. Җитмәсә, әле наркоздан бик авыр уяндым. Уяндым да, кулларымны селтәп, кычкырып ятам, ә ишетүче юк. Янда табиблар тавышын ишетәм, ә алар мине ишетми. Аннан соң гына мин түгел, ә җаным бәргәләнеп ятканын аңладым. Әнә шул мизгел дә нык тәэсир итте бугай. Хәзер үземне дога белән дәвалыйм, спиртлы эчемлекләрне кулга алганым да юк. Миңа ярдәм иткән дин әһелләренә рәхмәт.
Шулай да, авыр чакта таянырлык дусларыгыз бардыр бит?
Бар. Бер якын дустым бар. Аннан да яхшысы юк бүтән. Ул һәрвакыт мине аңлый, тыңлый, ишетә. Ул мин үзем.
Соңгы тапкыр кайчан еладыгыз?
Хәтерләмим. Күптән инде. Кешегә күрсәтеп елаганым юк, күрмәсләр дә. Елау бит ул үз-үзеңне жәлләү. Нишләп мин үземне жәлләп, мескенләнеп утырыйм инде? Миңа килешми дә ул. Шатлыктан гына еларга язсын.
Минем тормышымдагы иң зур кайгы – ул әтине югалту дигәнегез бар...
Мин әле дә аның киткәненә ышана алмыйм. Ул киткәч, авылдагы утны сүндергән кебек – күңелгә әти яктылыгы җитми. Аның «җир кешесенә сәхнәгә күтәрелү авыррак булыр, кызым, әмма беркайчан да артка чигенмә» дигән киңәшләрен ишетәсем килә. Әмма бу инде мөмкин түгел. Әти турында сөйләү әлегә авыр. Ул киткәч, мин рәхәтләнеп бер кычкырып еламадым да әле, Гөлинә. Әйдә ул ярага тими торыйк, яме…
Иң зур уңышыгыз нәрсә?
Балаларым. Ирем дә, эшем дә, акчам да түгел. Менә шул балаларны дөрес итеп тәрбияләп үстереп, кеше итәсе иде. Ана булу шундый зур шатлык ул, Гөлинә. Сиңа да шуны татырга язсын!
Бүгенге Иркәнең тамашачыга әйтер сүзе бармы?
Бар. Беренчедән, тамашачыма миңа терәк булганнары өчен зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Яшермим, төрле вакытлар булгандыр. Әмма без бу сынауларны тамашачым белән бергә атлап уздык. Алга таба да аларның өметләрен аклармын дип ышанам. Икенчедән, тормыш миңа зур сабак бирде. Хәзер мин кешеләрнең, син яхшылык эшләгән очракта да, явызлык эшли алуларын; ал күзлекләрне салып, дөреслеккә башың белән килеп бәрелгән чакта да, оптимист булып калырга кирәклеген; беркемгә дә күңелеңне ачып бетерергә һәм җаныңны каралтырга ирек бирергә ярамаганлыгын яхшы беләм. Менә бу бүгенге Иркә. Мине ничек бар – шулай кабул иткәннәргә мең рәхмәт!