news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иркә: «Бу әрнүне берәр ничек җиңәрмен...»

news_top
Иркә: «Бу әрнүне берәр ничек җиңәрмен...»
Фото: Ир

Җырчы Иркәнең күңелен төшерә торган вакыйгалар булган. Артистка әйләсендәге кайбер кешеләр белән элемтәләрен өзәргә туры килгән. Бу хакта ул үзенең сторисларында язды.

Ничек булырга тиеш иде, шулай килеп чыкты. Мин кайбер әйберләрдән һәм кешеләрдән баш тартырга мәҗбүр булдым. Бу миңа җиңел бирелер дип уйламыйм. Әмма бу тормыш... Кайвакыт яңа адымнар ясарга туры килә икән. Тормышымда өметем өзелүләр еш булды дип әйтә алмыйм. Менә монысы соңгысы булсын. Миңа бик авыр. Ләкин мин бу әрнүне берәр ничек җиңәрмен. Кирегә юл юк.

Миңа 42 яшь. Бүгенге урыныма мин үз көчем белән тырышып, җиңел булмаган юллар аша килдем. Мин үземне хөрмәт итәм. Миңа нәрсә, ничек кирәклеген бик яхшы беләм. Кирәк дип тапсам, җавап кайтара беләм, «мәми» хатын түгел, – дип язган җырчы.

Иркәнең күңелен кайтарган вакыйга Сочи шәһәрендә килеп чыккан булса кирәк. Артист командасы белән ун көнгә курорт шәһәренә килүләрен, биредә клип төшерергә җыенуларын, бер уңайдан ял да итәчәкләрен хәбәр иткән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар