Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә: «Безнең тормыш – бер зур репетиция»

news_top_970_100
Иркә: «Безнең тормыш – бер зур репетиция»
социаль челтәрләр

Күптән түгел Иркә социаль челтәрләрдә фәлсәфи пост урнаштырган иде.

«Мин һәр чыгышым алдыннан репетиция ясыйм. Әлбәттә, мин үземнең һәр чыгышымны тирәнтен уйлыйм һәм аңа җитди әзерләнәм.

Әлеге репетиция вакытында миңа бер аңлау килде. Чынбарлыкта да безнең тормыш, безнең эш-гамәлләребез – репетиция бит. Кайвакыт без, үзебез дә аңламыйча, бу тормышыбыздагы төп гамәл дип уйлап, үзебезне тагын да катлаулырак, акыллырак гамәлләргә әзерлибез. Вакытлар узу белән генә моның репетиция булуын аңлыйбыз.

Тагын да яңарак ачышлар, яңарак мөнәсәбәтләр, яңарак чыгышлар алдыннан гына без репетицион гамәлләребезне аңлыйбыз һәм сабак биреп, тәҗрибә тупларга ярдәм иткәннәре өчен, аларга рәхмәт әйтәбез.

Бөтен тормыш – бер зур репетиция. Шуңа да чыгышларга гына түгел, репетицияләргә дә җитди карагыз, сезнең тормыш шоуыгызның сыйфаты шуннан тора», – дип яза җырчы.

Сез Иркә белән килешәсезме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100