Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә: «Бер генә көнем дә сине уйламый үтми...»

news_top_970_100
Иркә: «Бер генә көнем дә сине уйламый үтми...»
"Татар-информ" архивы

Моннан өч ел элек, җырчынының әтисе вафат булган, дип язган идек. Исән булса, кырык еллап колхозда хезмәт иткән Миндар абыйга бүген 70 яшь туласы икән.

«Бүген сиңа 70 тулыр иде. Әтием... Иртән шалтыратыр идең дә, мин йокыдан айнымаган килеш; «Алло, әти», – дигәнне ишетеп: «Кызым, кызым, тор инде, йокың туйгандыр инде, синең кебек матур кызлар кизләү суыннан кайта торгандыр инде», – дип, шаяртып, бу юлларны көйгә салыр идең... Ә мин йокы аралаш: «Әтием, туган көнең белән сине», – диеп, синең һәр әйткән җөмләмә шаярулы җавапларыңны сөенеп, елмаеп кабул итәр идем...

Әтием, син минем белән горурланыр идең бүген. Кызым, иң зур бүләк – синең бәхетле булуың, дияр идең. Ә мин, әтием, чынлап та бик бәхетле бит. Әтием, син генә җитмисең бит безгә, юксынабыз... Бер генә көнем дә сине уйламый үтми... Әтием, ишетәсеңме? Әти, мин – синең кечкенә нәни кызың, син теләгәннәрне барысын да эшләп киләм. Гел җиңел генә бирелмәсә дә, минем килеп чыга кебек. Син, әти, бик дөрес әйткәнсең икән бит, үзеңә генә ышан, дип, мин шулай итәм дә.

Ярар... Яза торган сүз бетмәс... Әтием минем, бәгърем минем, кадерлем минем, яратам сине, сагынам сине, йөрәгемнең түрендә син, кадерле кешем. Бәйрәмең белән...» – дип, күңеленнән ургып чыккан хис-кичерешләрен тезеп салган Иркә социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«И-и, Иркә! Син дә әти кызы икән! Күңелнең иң түрендә инде алар... Урыннары җәннәттә булсын», «Авыр туфрагы җиңел булсын», «Әйе, горурланыр иде», «Елаттың, Иркә. Әти-әниләр булганда яшәве бик күңелле бит, ә менә аларны югалтсаң, иртән шулар белән торасың, шулар белән сөйләшеп йокларга ятасың», – дип язганнар Иркәгә үзләре дә мондый хәсрәтне кичергәннәр.

Ә Миндар абыйны шәхсән үзе белүче: «Иркә! Миндар абыйны күпләр сагынып, җылы сүзләр белән искә аладыр. Җир кешесе, тормыш һәм хезмәт юлы күпләргә үрнәк булган тырыш кеше иде ул. Әниегез белән тату тормышта рәхәт гомер кичерделәр. Җан җылыларын, киңәш-ярдәмнәрен һәркемгә тигез бүлеп бирделәр... Иркә! Синең уңышларың – әтиеңнең дә зур хезмәте. Ул сез – балалары өчен таңнан тырышып эшләде, сез дип яшәде... Бүгенге җылы сүзләребез Миндар абыйга дога булып ирешсен!» – дигән. Амин.

Фото: Иркәнең социаль челтәрдәге шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100