news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иркә: «Бер дә кеше сүзенә игътибар итмим, дип әйтүем дөрес булмас»

news_top

Җырчы Иркә үзенә бик начар сүзләр язып калдыручыларга артык игътибар бирмәскә тырыша, ләкин акыллырак, зирәгрәк кешеләрнең сүзләренә, һичшиксез колак салырга кирәк дип саный. Бу хакта артист «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп» тапшыруында сөйләгән.

Болай гына язучылар да бар, начар сүзләрне уйлап чыгаручылар да бар. Андыйларны сизеп, күреп аласың. «Әй, нәрсә әйтсәләр дә, миңа барыбер», дип йөри торган милләт түгел без. Хәзер инде яшебез дә бара, тәҗрибәбез дә бар. Ни генә булмасын, без кеше әйткән фикерне тыңларга тиешбез. Чамалап кына әйтелгән, төпле фикерләрне! Чөнки бездән олырак, акыллырак, зирәгрәк кешеләр бар. Шуңа күрә бер дә кеше сүзенә игътибар итмим, дип әйтүем дөрес булмас. Игътибар итәм. Ләкин бик начар язучыларны укып тормыйм.

Миңа күп нәрсәләр аша узарга туры килде, бик күп сүзләр дә ишеттем. Шуңа күрә андыйлар яныннан дәшми генә үтеп китәм. Борчылып, «болай дип әйттеләр» дип йөрмим. «Болай дип әйтерләр» димәслек итеп эшләргә кирәк инде. Дөрес итеп, еллар буена җыелган тәҗрибә белән, матур итеп, халыкка яраклаштырып хезмәт итәргә тиеш без тамашачыга, – дигән Иркә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар