news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иркә автордан 10 елдан артык көткән җырын чыгарды

news_top
Иркә автордан 10 елдан артык көткән җырын чыгарды
Фото: Иркәнең Вконтакте сәхифәсеннән

Иркә Рамил Әсхәдуллиннан 10 елдан артык җыр көткән. Шушы арада алар «Кайтарыгыз, еллар» дигән җыр чыгарды. Концертларында бу җырны Иркә кадакларга басып җырлаячак.

«Яраткан тамашачым, өр-яңа җырымны тәкъдим итәм! Бу җыр үз эченә бик күп вакыйганы керткән… Йөрәктә, күңелдә булганын. Тавыштан аңлашыла кебек…

Рамиль Асхадуллин, рәхмәт сиңа, нәкъ бу җыр өчен мине сайлавыңа… Мин синнән 10 елдан артык җыр көттем…

Айгөл Нури, рәхмәт. Барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңлый аласыз», – дип тәкъдим итте яңа җырын Иркә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар