Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә артыннан күзәтеп йөрүче шикле кеше турындагы сорауга җавап бирде

news_top_970_100
Иркә артыннан күзәтеп йөрүче шикле кеше турындагы сорауга җавап бирде
социаль челтәрләр

Җырчы Иркә әле күптән түгел генә кемнәрнеңдер үзе артыннан күзәтеп йөрүләре, бу «уеннар»ның инде берничә ел дәвам итүе хакында сөйләп, шикле кешегә мөрәҗәгать белән чыккан иде. Хәзерге вакытта инде барысы да артта калган, аның артыннан эзәрлекләп йөрүче юк. Бу хакта Иркә үзенең сторисларында язган.

«Сезне теге ак «Порше»дагы кеше һаман да күзәтәме?» – дигән сорауга ул: «Туктады-ы-ы… Бәхетле булсын! Гаилә корып, балалар алып кайтып, бәхеткә чумып яшәсен! Амин! Көн дә сорыйм аның өчен», – дип җавап биргән.

«Мин үземнең гаиләмне, үземнең сәламәтлегемне, төркемемне, машиналарымны сакларга тиеш. Чөнки андый хәлләр элек тә булды, тик ул вакытта мин дәшми калдым. Дәшмичә утыру җитәр, дип уйлыйм. Яисә бүгенгесе көннән туктатасыз минем арттан күзәтүне, булмый икән инде, туктатмыйсыз икән, закон буенча эш итәрбез. Без прокуратурага гариза язачакбыз.

Кем турында сүз барганын якынча аңлыйсыздыр. Җитте! Җитте, шоу-бизнес уеннарын уйнавыгыз да җитте, төрле яктан төрлечә кысуыгыз җитте. Мин беркемгә тигәнем юк, тимим дә, үз юлымнан барам, иҗатымны дәвам итәм», – дип мөрәҗәгать яздырган иде аңа кадәр җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100