Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә яраланган иренең хәле турында сөйләде: «Операциягә әзерләнәчәкбез»

news_top_970_100
Иркә яраланган иренең хәле турында сөйләде: «Операциягә әзерләнәчәкбез»
социаль челтәрләр

Иркә махсус операциядәге ире Артурның яралануы хакында начар хәбәр җиткергән иде. Җырчы кичә үк якын кешесе янына госпитальгә барган һәм аның хәле турында подписчикларына да сөйләде.

«Хәерле кичләр, дуслар, тамашачым. Көч-хәл җыеп, чыгарга булдым. Чөнки сезгә мәгълүмат җиткерергә кирәклеген аңлыйм. Бик күп борчылулар, сораулар килә. Бергә эшләүче коллегаларыма да, дусларга да, тамашачым, сиңа да мең рәхмәт. Бик күп теләкләр, сүзләр, хатлар килә. Барысын да укып та бетерә алмадык. Чөнки бик мәшәкатьле тәүлек булды.

Шулай итеп, хәзерге көндә без Санкт-Петербург шәһәрендә. Артурны бирегә госпитальгә кайтардылар. Без кичә төнлә очып, көне буе аның янәшәсендә булдык. Дөрестән дә яралану бар. Җиңел үк дип әйтеп булмый, җитди яра. Иң мөһиме: Артур исән-сау, сөйләшә. Ашады-эчте, аз гына шаярып та алды. Бик көчле рухлы кеше икәнен беләсез. Җиңел булмаган операциягә әзерләнәчәкбез. Аз-маз хәбәргә чыгып торырбыз. Иң мөһиме – ирем исән-сау. Безнең белән булганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Тормыш дәвам итә, без алга барабыз. Барысы да искиткеч булачак, амин. Аллаһы тәгәләгә тапшырдык. Барысы да Ходай кулында», – диде Иркә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 июль 2024
    Исемсез
    Исан имин терелеп чыгарга язсын. Операция унышлы узсын. Сезга сабыплык бирсен аллахым. 🤲🤲🤲
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100