Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә 7 кибеттән әнисенең бурычларын эзләп йөргән: «Акчасы бар микән, белмим, сораган юк»

news_top_970_100
Иркә 7 кибеттән әнисенең бурычларын эзләп йөргән: «Акчасы бар микән, белмим, сораган юк»

Шушы көннәрдә татар эстрадасы җырчысы Иркә (элекке исеме Айгөл Миншакирова) туган авылы – Аксубай районы Яңа Ибрай авылында. Социаль челтәрдә сөйләвенчә, ул олы кызы Айсылу белән бергә, авылдагы кибетләр саен йөреп, әнисенең бурычларын эзләп йөргән.

«Безнең авылда 7 кибет бар. Бөтенесендә шундый дәфтәрләр бар, – дип сөйли Иркә, «Бурыч дәфтәре»н күрсәтеп. – Шуннан хәзер эзлибез: Миншакирова Минәбәдәрнең фамилиясен. Була икән, без аны хәзер түлибез. Үзе белмәсен, главное».

Иркә 7 кибетнең берсендә дә әнисенең бурычларын тапмаган.

«Менә иң бай кеше авылда – Минәбәдәр апагыз. Бурычы да юк, бәхетле кеше. Кредиты да юк, ипотекасы да юк, бурычы да», – дип сөйли җырчы.

Иркәнең кызы Айсылу өстәп куя: «Акчасы да бар».

Акчасы бар микән, белмим, сораган да юк, – дип тәмамлый видеосын Иркә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100