Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә 6 килограммга ябыккан: «Моның җавабы гади...»

news_top_970_100
Иркә 6 килограммга ябыккан: «Моның җавабы гади...»
социаль челтәрләр

Иркә 2 ай эчендә 6 килограммга ябыккан һәм «подписчик»ларыннан килгән: «Сезгә нәрсә булды?», «Шундый кыска вакыт эчендә ничек шулай ябыга алдыгыз?» – дигән сорауларга җавап биргән.

«Моның җавабы гади, дусларым. Иң беренче чиратта, барысы да үз-үзеңә мәхәббәттән һәм әйләнә-тирәңнән тора.

Үзеңне ярат, көчле, уңай кешеләр белән генә аралаш, һәм нәтиҗәләр озак көттермәс.

Мин – сәхнә кешесе һәм минем сезнең өчен тагын да яхшырак, матуррак буласым килә, кадерле тамашачым», – дигән Иркә.

Тамашачылары җырчының көчле рухлы булуына соклануларын белдерәләр. «Концертта игътибар иттек. Иркә тагын да матурланган. Ихтыяр көче зур булган, максатчан кешеләрне яратам»; «Бик матур тавышлы син, Иркә. Булдырасың. Киемнәрең дә милли киемнәргә охшаш. Сезне күреп яшьләр үрнәк ала. Ярамаган җирләрне каплап чыкканда нәфислегегез тагын да арта төшә»; «Бик чибәрсез, Иркә Миндаровна», – дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100