news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иркә 40та яза: «Кайдан чыкканымны үзем дә онытам»

news_top
Иркә 40та яза: «Кайдан чыкканымны үзем дә онытам»

Җырчы Иркә социаль челтәрдәге официаль төркемендә үзе турында берничә факт язып калдырган.

Беренчедән, «бу – мин», дигән ул үзенең фотосы астына. Аннан башка фактлар дәвам итә. Номерлап санап үтик.

  1. Иркә (паспорт буенча Айгөл)
  2. 1984 елның 6 апрелендә Татарстанның Аксубай районы Яңа Ибрай (искечә Чәтрән) авылында туганмын
  3. Бүген миңа 40 яшь
  4. 3 балам бар, барысы да кызлар
  5. Татарстан һәм Башкортстан республикаларының атказанган артисты

«Болай гына яздым. Кайвакыт ничә яшь булуны һәм кайдан чыкканымны үзем дә онытам. Иң мөһиме шул: әлләкем түгел мин, әмма ким түгелмен», – дип язып калдырган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар