Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә явыз җанлы кешеләр турында җыр яздырган

Инстадуслары Иркә әлеге җырны дошманнарына багышлап җырлый дип уйлый. 

news_top_970_100
Иркә явыз җанлы кешеләр турында җыр яздырган

Җырчы Иркә «Шакал» дигән яңа җыр яздырган. «Акның - карасы, көннең төне булган кебек, изгелекнең дә капма-каршысы — явызлык бар! Алар да адәм балалары… Минем бу җырым явыз җаннарны шакал белән чагыштыру булып яңгырасын», — дип язып, Иркә җырның бер өлешен үзенең инстаграм сәхифәсендә тәкъдим иткән. 

Инстадуслары Иркә әлеге җырны дошманнарына багышлап җырлый дип уйлаганнар. 

«Иркә, балакаем, молодец. Гайбәтләргә пычранмадың, әкренләп, жырларың белән җавап бирәсең. Тавышың искиткеч матур. Мин сиңа гаилә бәхете, иҗатыңда бары тик уңышлар гына телим. Син бик тә акыллы, сокландыргыч ханым. Яратабыз»; 

Искиткеч, аңлаган кешегә аңларлык жирлеге бар бу жырның»;

«Эт өреп тора, бүре йөреп тора, диләр безнең авылда. Эчләре утта ятсын дошманнарның», — дип комментарийлар калдырганнар алар Иркәгә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100