Иркә яңа җырын тәкъдим итте
Инстачылар җырны быелгы җәйнең хиты булырга лаек дип бәяли.
Иркә «Юллар» дигән яңа җырын тәкъдим итте. Аның сүзләрен Марат Кәбиров, көен Ризван Хәкимов иҗат иткән.
Җырны барлык музыкаль мәйданнарда тыңларга була.
Инстачылар җырны быелгы җәйнең хиты булырга лаек дип бәяли.
«Ризван Хәким җыры булсын да, шуны Иркә башкарсын. Ничек шәп булмасын ди»;
«Хәния Фәрхи кебек бөтен җырларыңны йөрәккә үткәреп җырлыйсың», — дигәннәр.