Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Иркә урманнан елап кайткан

Җырчы кышкы урманга барган. Табигатьнең матурлыгына сокланып йөргәндә юлында берәүне очраткан…

news_top_970_100
Иркә урманнан елап кайткан
Иркәнең инстаграм аккаунтыннан

«Ике сәгать урманда йөреп кайттым… Күңел, тән ял иткәндәй булды. Каен, нарат, чыршылар белән сөйләштем. Сагынганмын сине, урманым, ике ай әз вакыт түгел… Үзгәргәнсең, тынып калгансың, дәшми генә мине күзәтәсен кебек… Тик алай да нәзек ботакларыңа кунган карларны салмак җил уйнатып җиргә сипкәндә җанланасың сыман… Эээх урман, серле урман…

Йөземдә елмаю һәр адымым саен арта гына кебек тоелды бүген, иреннәрем генә түгел, бөтен күңелем белән елмайдым. Рәхә-ә-әт. Бик рәхәт булды миңа бүген. Әнә шулай тар урман сукмагыннан атладым да атладым… Каршыма килгән бабай да минем сыман елмаюлы күзләре белән миңа каршы атлый иде. Үзем дә сизмәстән мин аңа татарча итеп, исәнмесез, дидем. Чөнки аның адымы, хәрәкәте, башындагы бүреге, аягындыгы унтые «мин — татар бабае», дип кычкырып тора иде. Ул да миңа, Аллага шөкер, «балам» дип эндәшеп атлавын дәвам итте. Үтеп китте китүен, ә миндә мең төрле хатирә уятты.

Унтый… Әтиемнен яхшыга гына кия торган аяк киеме бит бу! Туктап, калын имәнгә сөялдем. Әтинең ул кара һәм соры төстә ике пар иде. Соры төсен нәрәткә яисә күрше авылга кар этәргә барганда кигәләсә, ә карасын ул ашка гына кия торган иде. Урындыкка утырып, горурланып, шатланып кия иде ул аны, мин күзәтеп торам: әти кадерләгән әйбер миңа да кадерле, унтый иң затлы аяк киемнәре рәтендә, димәк.

Авылда унтый киючеләр күп иде. Тик шулай да, әтием унтый киеп үзәккә барып кайта икән, мин аны һәрвакыт мәктәптән кайтканда йөзләгән эз арасыннан танып ала идем. Ничек инде әти эзен, әти адымын танымыйсың ди? Ул бит әти адымы! Шул эзне табып, үзәктән өйгә кадәр, әти эзенә басып, күземне җирдән бер секундка алмыйча өйгә ашыга идем. Эзләр капка төбенә кадәр житкәч, сикерә-сикерә "ура-а-а" дип кычкыра идем. Димәк, тагын ялгышмадым, димәк, әтием өйдә…

P.S. Рәхмәт урманым, елаттың да, елмайттың да, уйландырдың да…» — дип хатирәләре белән уртаклашкан инстаграмда җырчы.

…Иркәнең әтисе моннан берничә ел элек бакыйлыкка киткән иде. Эх, кем генә сагынмый икән җир куенына кереп яткан якыннарын. Табигать белән икәүдән-икәү генә калгач, үткәннәр бигрәк тә искә төшә шул. Чын авыл баласы гына табигатьне шулай ярата, әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрә беләдер, мөгаен. Иркә көзге урман белән дә шулай хозурланып йөргән иде ул.

Җырчының әлеге посты бик күпләрне елаткан.

«Шулкадәр матур язасыз сез, бигрәк тә гаиләгез, балачагыгыз турында. Күңелем тулды»,

«Моңлы итеп җырлавың гына җитмәде, хәзер инде йөрәкне тетрәндерерлек итеп яза да башладыңмы?.. Укыганда күз яшьләрем акты. Барча мәрхүмнәрнең урыннары оҗмаһта булсын»,

«Балачакка кайтып килдем. Хәниядән кала, минем иң яраткан җырчым син, Иркә. Рәхмәт»,

«Гомер искә төшмәстәй әйберне, унтыйны искә төшердең. Дөрес, «почет”лы иде шул авылда унтый»,

«Ник кенә укыдым, трамвайда барам, елыйм»,

«Әтиле чакларны искә төшереп, рәхәтләнеп еладым»,

«Мин сезне аңлыйм, Иркә», — дип язганнар виртуаль дуслары һәм җырчының каләме үткен булуын, язганнары бер сулышта укылуын, йөрәккә үтүен, аңа инде хикәяләр яза башларга кирәк икәнен ассызыклаганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100