Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә: «Улыбыз бар…»

Җырчы инстаграмда «сорау-җавап» сәхифәсе үткәргән һәм инстадусларын кызыксындырган бик күп сорауларга җавап биргән.

news_top_970_100
 Иркә: «Улыбыз бар…»
Салават Камалетдинов

Гадәттә, җырчылар, блогерлар, язылучылары шактый күп кешеләр еш кына инстаграмның сорау-җавап, сораштыру, тавыш бирү кебек төрле мөмкинлекләрен файдаланалар. Иркә дә читтә калмаган. Шушы көннәрдә ул виртуаль дусларының сорауларына җавап биргән.

Ни гаҗәп, җырчыга, сораулардан бигрәк, би-и-ик күп җылы сүзләр, матур комплиментлар килеп ирешкән (бәлки, Иркә күңеленә ятмаганнарын халыкка чыгармагандыр, анысы билгесез). «Без сине яратабыз», «Эстраданың иң шәп җырчысы», «Җир йөзендәге иң сөйкемле кыз», «Концертларыгызга баргач, барып кочаклыйсым килә, тик оялам», «Сез бик якты йөзле, гади күңелле, шундый булып калыгыз. Халык ярата сезне!» дип мактаганнар, җырчының үзенә һәм иҗатына дан җырлаган инстадуслары.

«Татар эстрадасында кайсы җырчыларның җырларын яратып тыңлыйсыз?» — дип сораучыга Иркә болай дип җавап биргән:

«Дөресен генә әйткәндә, мин җырның эчтәлегенә, аранжировкасына, җырны башкару осталыгына карыйм. Кем җырлавы мөһим түгел, ә күңел халәтемә туры килсен ул. Тыңлаганда рәхәтлек сизәм икән, кем башкаруына карамастан, җырны яратып тыңлыйм… Хәтта ул җырчы белән аралашмасам да!»

«Нәрсә турында хыялланасыз?» — дип кызыксынган берәү.

«Минем күп хыялларым тормышка ашты. Әлхәмдүлилләһ! Хәзер дә хыялларым бар. Ләкин хыялларны, планнарны шыпырт кына, кешегә әйтми генә эшләргә кирәк икәнен аңладым», — дип җавап биргән Иркә.

«Сезгә аяк чалучыларга ни әйтер идегез?» — дип сораучы да булган. Җырчы: «Рәхмәт, рәхмәт, тагы бер кат рәхмәт аларга. Аларсыз мин мондый көчле була алмас идем. Дәвам итсеннәр!» — дип көлгән.

«Сез бит фатирда торасыз. Өй салырга хыяллар бармы?» — дип тә сораганнар. Монысына Иркә: «Юк…» — дип җавап кайтарган.

«Олы кызыгыз белән шундый якын, җылы мөнәсәбәтләрегезгә карап сокланам», «Сторисларда Айсылуны күбрәк күрсәтегез» кебек тәкъдимнәр дә булган.

Өч кыз бала әнисеннән бер инстадусты: «Ирегез Артурга бер ир бала да алып кайтырга теләгегез юкмы?» — дип сораган. Моңа җавап итеп Иркә:

«Улыбыз бар… Фунтик. Без менә шуның белән тукталырга карар кылдык», — дип нәни песиләренең фотосын элгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100