Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә "News Джалиль"та: Утыздан соң хатын-кыз тезен күрсәтеп чыгарга тиеш түгел

Җырчы Җәлил бистәсе редакциясенә интервьюсында "Бәйрәм" төркеме һәм үзе турында сөйләгән.

news_top_970_100
Иркә "News Джалиль"та: Утыздан соң хатын-кыз тезен күрсәтеп чыгарга тиеш түгел
Салават Камалетдинов


- Былтыр мин Марсель (Хәния Фәрхинең музыканты) белән эшләп алдым, дип сөйли Иркә "News Джалиль" редакциясенә интервьюсында.

Бу бәлки аның ягыннан мине башка артистлар белән чагыштырып карау булгандыр. Җәйгә чыккан вакытларда без "Бәйрәм" ансамблен кире җыеп, бергә эшли башласак ничек булыр дип сөйләштек. "Бәйрәм" ансамбленең үзеннән тәкъдим булды. Алар сәхнәдә басып торучылар түгел, профессиональ музыкантлар. Миңа күңелле булды, рәхәтләнеп ризалаштым. Зур әйбер булды, моның белән бит әле үзеңне күрсәтергә дә кирәк. Инде 3 ай бергә эшлибез.

Минем икенче буласым килмәве күренеп торадыр. Сөйләү ягын түгел, эшләү ягын карадым. 2011 елда бәлки сөйләү ягы күбрәк булгандыр, хәзер сабыр булырга, күп сөйләмәскә, эш белән күрсәтергә кирәклеген аңладым.

- Сезнең еламас өчен көләм дигән җырыгыз чыкты. Сезнең шәхескә хасмы?

- Мин бу җырның сүзләрен кулыма алуга бу җыр минем турыда дидем. Минем характерыма туры килә. Мине кечкенәдән еламаска өйрәттеләр. Елыйсым килгәндә дә аяк тибеп кычкыралар иде елама дип. Кечкенәдән тыярга өйрәнгән бала мин. Бик каты кычкырып елыйсы килгәндә дә елмаерга туры килә. Эшебез дә шундыйрак. Заманасы да шундый.

- Кеше һәр көнне нәрсә эшләргә омтылырга тиеш дип уйлыйсыз?

- Һәр кеше үз минусларын күрергә, үз өстендә эшләргә тиеш. Сабырлык нык булыша бу дөньяда. Мин бөтен кешегә шушы сабырлык дигән бик зур көчне теләр идем. Һәр кеше шуны эшли алса! Кычкырып сөйләү, мин-минләнүне бөтен кеше булдыра ала. Бу -наданлык. Ә менә сабырлыкның нәрсә икәнен төбенә төшеп аңлаган кеше бик көчле һәм әйбәт.

- Сез өч кыз тәрбияләп үстерәсез. Нинди үрнәк күрсәтергә тырышасыз?

- Мин иртәдән кичкә кадәр үрнәк күрсәтерлек ана дип әйтә алмыйм. Гастрольләрдә вакытта балаларым белән күбрәк әнием шөгыльләнә. Мине ничек тәрбияләсәләр, мин дә кызларымны шулайрак тәрбияләргә тырышам. Иң мөһиме: эш яратсыннар. Тыйнак булсыннар. Үземнән дә яхшырак шәхесләр булуларын телим. Гаиләле, күп балалы булып, ирләренә иртән дә, төш вакытында да кич тә ашарга пешереп торган булуларын телим. Үзем шундый профессия сайлагач, миңа башка яшәргә туры килә.

- Гастрольләргә чыгып киткәндә, балаларыгызны сагынганда бу артист тормышы нәрсәгә кирәк миңа дигән фикерләр тумыймы?

- Без бик графикны озак уйлыйбыз, озак китеп йөрергә тырышмыйбыз. Төркемебездә бар да гаиләле. Алар балаларын ярата. Иң күбе - өч-дүрт көн. Бер ике көн булса да гаилә белән торырга тырышабыз. Акча артыннан куа торган кешеләр түгел безнең төркемдә. Иң мөһиме: күңел һәм тамашачы өчен эшләү. Гаиләне калдырып, айлар буена чыгып китү безнең өчен түгел.

- Сәхнә костюмнарын үзегез эшлисезме?

- Еллар узган саен шундый моментлар бар фигурада - аларның кайсыдыр җирләрен яшерергә кирәк. Кайсыдыр матуррак җирләрне күрсәтә төшерергә кирәк. Кыска әйберләр турында сүз бармый. Утыздан соң хатын-кыз тезен күрсәтеп чыгарга тиеш түгел дип орышкан иде Хәмдүнә апа. Беркайчан да тезеңне күрсәтеп чыкма, ул бик ямьсез күренеш дип әйтте. Күлмәкләремне тездән өстән итеп тектермәскә тырышам. Ул бик дөрес фикер. Үземнең стилистым бар, Рөстәм Исхаков белән эшлим. Җырларны алыштырган кебек, стилистларны да үзгәртергә, берничә стилист белән эшләргә кирәк. Бертөрле әйбер кабатлану булмасын өчен. Үтә күренмәле тукымалар яратып бетермим. Классик әйберләрне күбрәк яратам.

- Нинди композиторлар белән эшлисез?

- 15 ел дәверендә күп кешеләр белән эшләп карадым. Бик күп җырларым Зифа Нагаеваныкы. Зифа апа бәлки тормышымны белән торгандыр. Аның җырлары күңелемә якын килә. 5-6 җырым программада. Әмма бер генә композитор белән эшләргә ярамый. Радик Юльякшинның "Иркәләмә" җыры бар. "Җыр бирегез" дип сорап йөрми торган көнгә килеп җиттем инде, Аллага шөкер, андый көн дә килеп җитте. Үзләре тәкъдим итә башлады. Мондый көннәр кайчан килеп җитәр икән дип йөри идем, борчылып. Йөрисең кеше артыннан йөгереп, бирегез, дип. Арган идем дөресен генә әйткәндә. Хәзер менә монысын карап карагыз дип җырларны үзләре тәкъдим итәләр.

- Элвин Грей белән дуэтыгыз тамашачы күңеленә хуш килде. Алга таба да дуэтта эшләргә тәкъдимнәр бармы?

- Әлегә тукталдым. Бу минем күбрәк продюсерымның теләге иде. Яшьләргә дә иҗат итәргә, аларны да тартырга кирәк. Элвин Грей белән дуэт булырмы, әйтә алмыйм. Күбрәк Радиктан торадыр. Җырны үзе язды. Үзе тәкъдим итте.

- Җырдан башка тагын нәрсә белән шөгыльләнәсез?

- Соңгы вакытта искә төшереп яза башладым хатирәләрне. Хоббиым шундый әйбер. Шул күңелемә туры килә. Китап укырга яратам. Әмма вакыт калмый. Гастрольдән кайткач та хобби белән шөгыльләнсәм, бөтенләй оятсыз булырмын. Күбрәк вакытны гаиләгә,балаларга, әниемә багышларга тырышам.

- Тугры тамашачыны сөендереп, татар эстрадасы күгендә янып торыгыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100