Иркәнең Яңа елга алган күлмәге язылучысын җенләндергән?
Татарстанның атказанган артисты Инстаграм аккаунтында Яңа елга алынган күлмәген күрсәтте.
“Соңгы вакытта озын күлмәкләргә күз төшә башлады. Керәм дә, киеп карыйм да, боргаланам да көзге каршында, алмыйча чыгып китәм. Монысын алдым, Яңа Елга корпоративларга киям дип”, дип яза җырчы.
Иркәнең күлмәген күпчелек язылучысы мактаган, әмма бер теркәлүче Иркәне күралмый ахыры, “Җенләндерәсең мине, мактанчык”, дип язып калдырган.
Матур күлмәкме?