Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркәнең олы кызын әбисе өйгә кертмәгән

Җырчы Иркәнең олы кызы Айсылуны, дискотекадан соң кайткан өчен, әбисе өйгә кертмәгән. Кызының көлә-көлә ишек төбендә туңып басып тору тарихын сөйләгәнен Иркә сторисларына төшергән.

news_top_970_100
Иркәнең олы кызын әбисе өйгә кертмәгән
Салават Камалетдинов

КФУның беренче курс студентлары, җыелып, дискотекага барганнар. «Унда башланган дискотека, әлбәттә инде, икеләргә кадәр булган. Мин әтисе белән сөйләшеп, үзем җибәрдем Айсылуны. Ул керә алсын өчен төнгә ишекне бикләмичә калдырдык», — дип башлаган сторисларын Иркә. Кабат кызык хәлне кызы Айсылу үзе дәвам иткән.

«Сәгать өченче ярты иде. Мин кайттым да ачып карыйм. Ә ишек бикле. Башта аңламыйм… Беренче катта яшәгәч, бардым да балалар бүлмәсендәге тәрәзәгә шакыйм. Анда әби йоклый балалар белән. Мин шакуга пәрдәләр селкенеп куйды. Әби тәрәзәгә карады да: «Нәрсә?» — ди миңа ымлап. «Соң ач, әби, ишек бикле бит», — дим. Ә бу миңа ку… күрсәтә. «Әбиии», — мин әйтәм. Ә бу борылды да кереп китте.

Кердем дә, тагын тартып карыйм. Бәлки ишекне ачкандыр дип уйлыйм. Ачылмый бу. Басып тордым-тордым… Бер мәлне ачты бу ишекне. Кердем дә: «Нигә ачмыйчың, әби, туңып беттем», — дим. «Туңсаң соң», — ди. Бүлмәмә кереп яттым. Ә әби сөйли дә сөйли, сөйли дә сөйли. «Атаң-анаң сине бөтенләй карамый икән. Кем йөри өчкә кадәр? Менә шундый хәлләр, җәмәгать. Йөрмәгез өчкә кадәр әбиегез монда булганда», — дигән Айсылу.

Әле Айсылудан кала, әниләреннән Иркә белән аның иренә дә шактый эләккән. «Берәр нәрсә булса бу бала белән, җаныгыз юк икән. Ничек ишекне ачык калдырып була ул. Монда сезнең белән тормасаң, бер тәртип тә буласы түгел икән», — дип ачуланды. Миңа тиздән кырык тула инде, әмма әни мине һаман да контрольдә тота», — дип көлгән Иркә дә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100