Иркәнең маңгаена абыйсы чүмеч белән суккан
Иркәнең маңгаена абыйсы чүмеч белән суккан
Җырчы Иркә 8-9 яшь вакытта абыйсына ясаган "этлеген" искә төшергән.
"Абый клубка китәргә дип юына, җыена. Бер чиләк җылымса су алды да, дустыган (чүмеч) белән мине ияртеп, өй алдындагы бакчага чыктык. Ике аягын зур итеп аерып баса, бөгелә, "миңа су салып тор" дип кулыма дустыган тоттырды.
Юынганда абыйның кәефе яхшы икәнлеген чамалап алдым да, "абыыый, мине дә клубка алып бар әле"дип сорарга булдым. "100 процент юк" дип әйтәсен белсәм дә. Күзгә яшь тулды. Ачу чыкты!!!
Ярар, мин әйтәм, син дә бүген барма дидем дә, ике күкәйне бер-берсенә бәреп алдым да, ишек төбендә өр-яңа ап-ак кроссовки эченә салып куйдым.
Эләкте... Ну, эләкте. Абый клубка бармады. Мин дә бармадым. Ярый әле дустыган капрон иде, маңгай озак төзәлер иде", - дип язган Иркә.
Инстачылар: "Булдыргансың, ничек юып бетердегез" - дип кызыксынган. "Анысы истә калмаган", - дип җавап биргән җырчы.