Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркәнең концерт директоры Лилия: «Иркәгә машина һәлакәте ясау омтылышлары булды»

Татарстанның атказанган артисты Иркәнең машинасына зыян килү һәм концерты өзелү сәбәпле, әлеге хәлләр белән хокук саклау органнары шөгыльләнә башлаган.

news_top_970_100
Иркәнең концерт директоры Лилия: «Иркәгә машина һәлакәте ясау омтылышлары булды»
"Татар-информ" архивы

«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең «Хәбәрләр» тапшыруында җырчы Иркә турында сөйләделәр. Искәртеп үтик, кичә Элвин Грей Иркәнең машина тәрәзәсен ватканнар дип язды. Хуҗасыз тартма табылу сәбәпле, Иркәнең концерты да өзелгән иде.

«Бу эзәрләкләүләрнең башланганына ярты ел. Иркәгә машина һәлакәте ясау омтылышлары булды, нәтиҗәдә, ул һәлак булырга яки авыр җәрәхәтләр алырга мөмкин иде», — дип комментарий бирде Иркәнең концерт директоры Лилия Наримановна.

«Ышаныргамы, ышанмаскамы — һәркемнең шәхси эше. Өстәвенә, хәзер бу вакыйгалар белән хокук саклау органнары шөгыльләнә. Ә безгә эстрадабыз вәкилләренең акылына ышанасы гына кала», — дип тәмамлады сүзен телевидение алып баручысы Булат Шакиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100