news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иркәне «кияүгә чыкмый калган усал укытучыга» охшаталар

Инстачылар фикеренчә, коментарийларны «ямьсез итеп язучылар үзләре ямьсез» була.

news_top
Иркәне «кияүгә чыкмый калган усал укытучыга» охшаталар
Салават Камалетдинов

Иркә күзлек киеп фотога төшкән. Шушы сурәтне ул инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.

Җырчы дусларын кыздыра, комментарийлар язуны сорый. «Бу фото астына матур сүзләр көтәм. Килешәме?» — дип яза ул.

«Күзлек элдем борынга, сүзне бордым уенга. Менә хикмәт, бу фотога нинди исем куярга? Бик назлы утырасың, назлым, дияр идем», «матур», «килешә», диләр.

«Иң каты җитди, усал мишәргә охшап торасыз», «Матур мишәребезгә бар да килешә. Бәхетле генә бул», — дип мишәрләрне дә искә алганнар.

«Капчык кисәң дә, битеңә балчык сыласаң да, яратам инде үзеңне, Иркәм», «Ямьсез комментарийларны ямьсез кешеләр яза. Иркә сез бик матур», — диләр.

«Сез монда кияүгә чыкмый калган усал укытучыны хәтерләтәсез», — дип төрттерүчеләр дә табылган. Укытучыга охшатып язган комментарийлар шактый.

«Күзең яхшы күрсә, нигә күзлек кияргә», дип аптырыйлар.

Инстачылар фикеренчә, коментарийларны «ямьсез итеп язучылар үзләре ямьсез» була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар