Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркәнең кайсы җире кызара?

Җырчы үзенең балачагы турында яза.

news_top_970_100
Иркәнең кайсы җире кызара?
"Әнием белән әтием мине бик озак көтеп алганнар. Урам башында гына урнашкан авыл роддомына әнием 8.30 шыпырт кына менеп киткән. Элек сабыр, тыйнак булган татар кызлары, оялу булган, беркем белми калган. Ә сәгать уннар тирәсендә мин дөньяга килгәнмен. Әнием, шатлыктан елап, мине кулына алган, бөтен бармакларымны санап чыккан һәм күзе минем борыныма төшкән. Борынның нәкъ очында бармак башы кадәр шәмәхә төсле миң күреп, куркуга төшкән. Ничек итеп кыз бала бу миң белән йөрер икән дип борчылган. Еллар үткән саен әкрен генә миң кимегән. Хәзер бөтенләй күренми диярлек. Бик нык борчылсам, артыгы белән шатланып куйсам, гадәти булмаган берәр хәл сизсә организм, шунда ук борын кызара. Кызарган борынымны күрсәгез, аптырамагыз", - дип яза җырчы. 

Айсылу Лерон да моңа җавап итеп, ике каш арасында бик зур кызыл тап булуын яза. "Горбачевныкы кебек", - ди ул.

"Борын кызарса, хәерлегә ул!" - дип шаярткан укучылар. Иркәнең инстадуслары да бала тәнендә төрле миңнәр булган очракларны искә төшергәннәр. 

Энием бн этием мине бик озак котеп алганнар...Урам башында гына урнашкан авыл роддомына энием иртэнге 8.30 шыпырт кына менеп киткэн(элек сабыр,тыйнак булган татар хатын-кызлары,оялу булган)беркем белми калган. Э сэгать 10нар тирэсендэ мин доньяга килгэнмен..Энием шатлыктан елап мине кулына алган,ботен бармакларымны санап чыккан, хэм кузе минем борыныма тошкэн.. борыннын нэкь очында бармак башы кадэр шэмэхэ тостэ мин куреп куркуга тошкэн.. Ничек итеп кыз бала бу мин бн йорер икэн дип борчылган....Еллар уткэн саен экрен генэ мин кимегэн.. хэзер ботенлэй куренми диярлек. Биик нык борчылсам, артыгы бн шатланып куйсам, гадэти булмаган берэр хэл сизсэ организм, шунда ук борын кызара Кызарган борынымны курсэгез аптырамагыз.

Публикация от Иркә (@irke_official)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100