Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркәнең элекке администраторы Илдар: «Хөрмәт итә идем… Ниһаять, күзем ачылды»

Администратор Ландыш Нигъмәтҗанованы яклавы турында язган.

news_top_970_100
Иркәнең элекке администраторы Илдар: «Хөрмәт итә идем… Ниһаять, күзем ачылды»
https://www.instagram.com/ildarnasyrov_official/

Илдар Насыйров Татарстанның атказанган артисты Иркәнең концертын Ульяновск шәһәрендә оештырган булган. Әмма элекке администратор Иркәне хөрмәт иткән булса, хәзер исә фикере башка якка үзгәргән. Бу хакта ул Инстаграм битендә язган.

«Мин Ландыш Нигъмәтҗанова постын күргәч, шаккатым, дөресен әйткәндә, мин гаделлек өчен, һәм мин Ландыш Сезне яклыйм!

Әйе, мине күбесе белә, Иркәнең «поклоннигы», зурлап йөртүче дияләр иде, әмма чиге бар бит аның! Мин дә кушылыйм әле!

Ничәдәр ел элек мин аның группасында администратор идем. Ул безгә - админнарга төркемне ябарга кушты, имеш, бала тапканнан соң корсагы бик тә күренә икән, без шул комментарийны алып атмадык, Иркәнең ачуы килде һәм безне үз төркемен ябарга мәҗбүр итте! Аннары бер-ике көннән сорый бездән: «Сез нишләп минем төркемне бетердегез?» - ди.

Мин Ульянда анын концертын 2014-15 елда оештырган идем, минем булышуым аркасында зал шыгрым тулы иде! Аннары аның авыздан телен беркем дә тартып тормаган, «ялган өметләр» баглый иде: «Илдарга күтәрелергә, сәхнәгә менәргә, 500 кеше алдында әйтәм, булышырмын», — диде. Үз сүзендә тормады!

Аннары 2019 елның февралендә Иркәнең элекке администраторы — җырчы Рамилә Хәйретдинова шалтырата: «Концерт белән булыша аласыңмы, билетлар сатылып бетми», — диде. Мин «юк» дидем, чөнки ул үзенә булышкан кешеләрне хөрмәт итми һәм нишләп Иркә миңа үзе шалтыратмый, борын күтәргәнмени, дидем.

Ярар әле тагын бер хәл килеп чыкты, минем сольный концертым булды 2018 елда, мин җырчылардан видеокотлау сорадым, иң беренче булып «яраткан» җырчыма Иркәгә язган идем, видеокотлау яздыра алмыйсызмы дим, «Әйе, язам, әмма миңа исемә төшер», — диде. Ярар, искә төшердем һәм ул миңа ялган «авырый» торган тавышы белән: «Илдар, яздыра алмыйм, гафу ит!», — диде. Шулкадәр "наиграно", мин әйтәм шушы җырчыны хөрмәт итә идем, ә ул миңа 60 секундлык видео җибәрә алмаган! Котычкыч!

Мин Илсөя Бәдретдиновага мең рәхмәтлемен видеокотлау өчен, һәм «дуслык купере» концертында аңа да чәчәк бүләк иттем әле, ә Иркәгә үпкәләдем. Бәлки, мин бүтән җырчыга чәчәк буләк иткәнен күргәч, минем уйлавымча, ул Илсөя апа сезгә бераз ачуланган, яныгызга да басмады!

Аннары Адель Хәмзинга штраф сугарга маташа иде. Иркә, хөрмәтем югалды сезгә, кемнәр сезне хөрмәт итте чын-чынлап, сез аларны буяп бетердегез!

Шулкадәр ышаныч тудырды аның сүзләре! Ә дөресе, чын алдау булды! Инде ничә ел беләм аны, күпме тапкыр алдандым! Хөрмәт итә идем… Ниһаять, күзем ачылды», — дип язган Илдар Насыйров.

«Бер тама башласа, ташкын булып чыга», «менә сиңа мә», — дигән комментарийлар язган халык.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

"ТУГРЫКЛЫ ПОКЛОННИК" Мин @landyshnigmatjanova постын күргәч шаккатым, дөресен әйткәндә мин за справедливость, и мин Ландыш сезне поддерживаю! Әйе, мине күбесе белә Иркәнең "поклоннигы" зурлап йөртүче дияләр иде, но чиге бар бит аның! Мин дә кушылыйм әле! Хәтерлисезме, ничәдәр ел өлек мин аның группада , практически, администратор идем, әйе, менә аз гына дөреслекне кертим әле, ул безгә админнарга төркемне ябырга кушты, имеш аның послеродовый корсагы бик тә күренә иде, без шул комментарийны алып атмадык, Иркәнен ачу килде һәм безне заставила үз төркемен ябарга! Аннары бер ике көннән сорый бездән:"Сез нишләп минем төркемне бөтердегез!" Мин Ульянда анын концертын 2014-5 елда хәтерләмим, оештырган идем, минем булышуым белән зал шыгрым тулы иде! Аннары , анын авыздан телен бер кемдэ тартып тормаган, "ялган өметләр" баглый иде: "Булышырмын диеп Ильдарга күтәрелергә, менәргә сәхнәгә, 500 кеше алдында әйтәм! Үз сүзендә тормаган! Аннары мина шалтыраталар, 2019 елда, февральнен башында бывший Иркәнен администраторы @ramilushkin можешь мы булышырга концерт белән, билетлар сатылып бөтми, мин әйттем юк, чөнки ул булышкан кешеләрне хөрмәт итми һәм нишләп ул мина узе шалтыратмый, борын күтәргән мени? Ярар әле тагын бер бар хәл килеп чыкты, минем сольный концертым булды 2018 елда,мин җырчылардан видеокотлау сорадым, ин беренче булып "яраткан" жырчыма Иркәгә язган идем һәм солянкада кабатлап әйткән идем видеокотлау яздыра алмыйсызмы, "Әйе, язам,только мина напомни",ярар искэ төшердем һәм ул мина ялган "авырый" торган тавышы белән "Ильдар яздыра алмыйм, прости!"Ну,шул кадәр наиграно было, мин әйтәм шушы җырчыны хөрмәт итә идем, ә ул мина 60 секундлык видео җибәрә алмаган!Ужас! Шул арада мин @ilsiiabadretdinova @guzelkaramieva мең рәхмәтлемен видеокотлау өчен,һәм "дуслык купере" концертында анарга да чәчәк бүләк иттем әле,ә Иркәгә үпкэлэдем,бәлки мин бүтән җырчыга чәчәк буләк иткәнен күргәч, минем уйлывымча,ул Илсөя апа сезгә бераз ачуланган, яныгызга да басмады! Аннары миннән ярдәм сорап, Иркә, @adelkhamzinstudio штраф сугарга маташа иде. @irke_official хөрмәтем югалды сезгә, кемнәр сезне хөрмәт итте чын чынлап, сез аларны бәлчеккә буяп бөтердегез! ??

Публикация от Ильдар Насыров (@ildarnasyrov_official)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100