news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иркәнең баш мие кайсы телдә төзелгән: җырчы китап укыймы?

Җырчы Иркә инстаграмда китап уку турында әңгәмә оештырган.

news_top
Иркәнең баш мие кайсы телдә төзелгән: җырчы китап укыймы?
Җырчы Иркәдән китап уку турында еш сорыйлар икән. Ул шул сорауларга җавапны инстаграмга язды.

"Әйе, укыйм. Тик татарча укырга миңа күпкә җиңелрәк. Русча китаплар авыррак бирелә. Чөнки минем мием татарча төзелгән. Менә татар авылларыннан чыкканнар әйтегезче миңа, сезгә дә русча авырракмы укырга? Әллә миңа гына шулаймы икән? Бүген Мәдинә Маликова язган "Юкә чәчәк аткан чак иде" китабын укый башлый", - дигән ул.

Инстачылар Иркәнең сораштыруына кушылганнар. Зифа Кадыйрова, Мәдинә Маликованы укучылар бар икән. Хәния Фәрхи турындагы китапны да искә алганнар. Күпчелеге татарча китап укуларын әйтеп калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар