news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иркә белән Ландыш Нигъмәтҗанованың «Якын дус берәү генә» җыры

Ландыш Нигъмәтҗанова Иркә белән дус булмавы хакында язган иде.

news_top
Иркә белән Ландыш Нигъмәтҗанованың «Якын дус берәү генә» җыры
клиптан скриншот

Иркә ютубтагы каналына Ландыш Нигъмәтҗанова белән күп еллар элек җырлаган «Якын дус берәү генә» дигән клибын урнаштырган.

Ландыш Нигъмәтҗанова бу җырлары хакында аңлатма биреп, дус булмаулары, бу җырны «Барс Медиа» кушуы буенча гына җырлавы хакында әйткән иде.

«Якын Дус»

Дус-ишләр бик күп була ул,

Барысы да яхшы барса.

Янәшәдә кемнәр калыр,

Авырлык килә калса?


Авып барган агачларга

Булышмас төрәү генә.

Иптәшләр бик күп булса да,

Якын дус берәү генә.


Якын дус янәшә булса,

Кайгы якын килә алмас.

Араларга дошман түгел,

Җил-давыл да керә алмас.


Авып барган агачларга

Булышмас төрәү генә.

Иптәшләр бик күп булса да,

Якын дус берәү генә.


Авыр мондый заманада

Дуслыкны саклап калу.

Һәркемнең кулыннан килми

Яхшы дус була алу.


Авып барган агачларга

Булышмас төрәү генә.

Иптәшләр бик күп булса да,

Якын дус берәү генә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар