Иркә ире белән кочаклашып төшкән фотосын күрсәтте
Инстачылар "үбәр-үпмәс" дип шаярта.
Җырчы Иркә ирен Ватанны саклаучылар көне белән котлый. Бергә кочаклашып төшкән фотоны ул үзе инстаграмдагы сәхифәсендә күрсәтте.
«Бәйрәм белән, сөйгәнем», дип язган җырчы.
Инстачылар да котлауга кушылган. «Бәхетле булыгыз», дип язалар. «Нәрсә, үбәр-үпмәс тора», дип шаяртып та алганнар.