Иркәгә әнисе кеше көлдермәскә куша
"Бакчада уклау кебек басып тормагыз", - дип кисәткән җырчыны әнисе.
Җырчы Иркә инстаграмга бәрәңге бакчасында төшкән фотосын куйган.
"Сөембикәнең (Иркәнең кызы - ред.) туган көнен матур гына үткәрдек. Бик күп тәмле мәмәйләр ашадык та, рәхәт дип килеп ауган идем, әни ялт итеп килеп керде дә, "Мә, кызым, пирчәткәләр, киттек бакчага", ди. Эт эчәгесе күбәйгән, ди. "Только чыккач кеше көлдереп уклау кебек басып тормагыз, эшләгез", - ди. Менә чыктык. Үзе эш күрсәтте дә, киттем, өйдә эшем күп диде дә, кереп китте", - дип язган Иркә инстаграмга.