Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркәгә инстачы: «Безгә әни „артыңа борылып кара“, дия иде…»

Җырчы Иркә үзенең еш кына ачуын чыгара торган сүзләрне әйткән. «Син йолдыз, „звезда“ диюләрен җенем сөйми», — дип язган ул.

news_top_970_100
 Иркәгә инстачы: «Безгә әни „артыңа борылып кара“, дия иде…»
Салават Камалетдинов

«Син бит, Иркә, йолдыз инде, җитмәсә, русчалап „ты же звезда“ диюләрен җенем сөйми. Түгел! Мин бары тик авылдан зур калага килеп, үз хыялымны чынга ашыручы бер авыл кызы гына. Шулай булып калачакмын да! Йөрәгем, күңелем белән мин әле дә еш кына, үзем генә калып, авыл өенең мич, чаршау артындагы кечкенә генә бүлмәсенә әйләнеп кайтам һәм шулвакытта һәрвакыт йөземдә елмаю тоям. Мин — авыл баласы…» — дип язган Иркә соңгы посты астына.  

Аңа җавап итеп бик җылы комментарийлар калдырган инстадуслары.

«Безгә әни артыңа борылып кара, дия иде, Афәрин…»

«Иркә, без сине бик яратабыз. Әниеңне дә сәхнәгә чыгар, ул да бик матур җырлый. Әнием — сыер савучы, дигән идең Уфага бер килүеңдә авыз тутырып, аның урыны да сәхнәдә!»

«Иркә, авыл кызы кебек булганың өчен яратабыз. Сәхнәдә дә бик матур тотасың үзеңне, кыланмыйсың. Хөрмәт итәм сине, якташым»,

«Авыл кызы булып кал, Иркә!»

«Без барыбыз да авылдан чыккан балалар. Шуңа күрә дә бернәрсәдән дә курыкмыйча эшен дә эшлибез, хыялларыбызны да тормышка ашырабыз. Киләчәктә дә сезне шул авыл кызы булып зур сәхнәләрдә күрергә язсын иде!»  — дип язганнар.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100