Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркәгә Башкортстанның атказанган артисты исеме бирелгән

Мактаулы исемне җырчыга Башкортстан башлыгы үзе тапшырган.

news_top_970_100
Иркәгә Башкортстанның атказанган артисты исеме бирелгән
Салават Камалетдинов

Җырчы Иркәгә «Башкортостанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән. Аны җырчыга Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тапшырган. Җырчы сөенече белән инстаграмда уртаклаша.

«Гади авыл кызы «Башкортостанның атказанган артисты» исеменә лаек дип табылган көн бүген. Әлеге зур исемне Башкортостан башлыгы кулыннан алу үзе бер дәрәҗә.

Елыйм. Күңелдә чиксез рәхмәт хисе. Хөрмәтегез һәм зур бәягез өчен рәхмәт! Рәхмәт сезгә, тамашачым! Рәхмәт Башкортстан җитәкчелегенә, Башкортстанның мәдәният министрлыгына!

Минем зур терәгем — гаиләмә, тугры дусларыма, төркемемә, продюссерым Динә Гәрәевага рәхмәт!

Эшеңне күреп бәяләүләре иң югары дәрәҗә.

Без — ике тугандаш халык, телебез охшаш, җырларыбыз бер, моңыбыз — үзгә! Һәрчак дус, тату яшик, бергә булганда — без көчле», — дип язып куйган ул.

Иркәне сәхнәдәш дуслары Элвин Грей, Филүс Каһиров, Динә Гәрәева, Римма Никитина, Марат Шәйбәков, Әбри Хәбриев, Эльмира Сөләймановалар котлаган. «Соңгысы булмасын, халык артисты исемен дә алырга язсын», — дигәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100