Иркә өч кызына өч төрле ботка пешерә, ә ире кайсы ботка калыр дип көтә
Җырчы Иркә иртән өч кызына өч төрле ботка пешерүе, ә иренең сайланмавы турында язган.
"Иртән торып 3 төрле ботка пешерәсе бар. Олысына карабодай, уртанчысы тары, кечесе манный боткасы гына ашый... Ә иң олысы (ирем Артур ) кайсысы кала шунысын ашый. Әтисе молодец, сайланмый, алайса миңа көненә 2-3 литр сөт кирәк булыр иде.
Аннан бер сәгатьтән аш пешер диләр, кибет токмачына якын да килмиләр, үземә кисәргә туры килә (узем дә кибет токмачын бик яратмыйм)....Шуны ашагач, урамга чыгалар", - дип язган җырчы.
"Интекмә, Иркә, син аларга дружба кашасы - пешер барысын бергә бутап", - дип киңәш биргән бер дусты.
"Чын хатын-кыз шундый булырга тиеш", дип тә мактап куйган берсе.
Җырчының инстадуслары "Укырга рәхәт, кызык иттереп язасыз!", "Молодец, Иркә, гаиләңне ачыктан-ачык язасың, сине яратам, сокланам", "Синең күңел бигрәк йомшак. Кара күзләр. Керфек яфрак. Син бик чибәр. Сүз дә юк. Йөрәгемдә пожар", "Үземдә дә шул хәл, Иркә. Хәлеңне бик аңлыйм, җылытканны да ашыйсылары килми. Шулай өйрәткәнбез без аларны", кебек комментарийлар калдырган.