Иркә: "Беркайчан да елаганымны кешегә күрсәтмәдем"
Иркә: "Беркайчан да елаганымны кешегә күрсәтмәдем"
Иркә Инстаграмда үзенең моңсу чаклары турында пост язган.
"Соңгы фоткаларды мине моңсу, елаган дип уйлап, күп кенә язучылар булды. Беркайчан елаганымны кешегә күрсәтмәдем, бу көлке минем өчен. Уйнау. Минем йөзем, күзләремнең ясалышы шундый. Әле буянмыйча берәр кая чыгып китсәм, сез авырыйсызмы, чирлисезме дип таныган һәрбер кеше әйтә. Борчылмагыз әле, минем Аллага шөкер барысы да, мине булганына шөкер итеп яшәргә өйрәтеп үстерделәр", - дип язган ул.
"Ә син кайда елыйсың Иркә?"
"Синең кебек кызны елатырга бик нык тырышырга кирәктер ул".
"Елаган кем фотога төшә дә, кем монда куя инде. Ахмак сораулар бирмәсеннәр иде", - дип язган укучылар.