Иркә беренче баласын 15 яшьтә тапкан?
Инстачылар кызның әтисе белән фотосын куюны сорый.
Җырчы Иркә олы кызы белән төшкән фотоны инстаграмга куйды. "Зур сабыем. Яратам да инде сине. Бәхетең генә булсын", - дип язган ул фото янына.
Инстачылар мактау сүзләре язган, әниле-кызлы охшаганнар дип әйткәннәр. Иркәнең беренче баласына ничә яшь икән сорау кызык борылыш та алган.
"Иркә, сиңа ничә яшь һәм дә кызыңа ничә яшь? Үзеңә 34 булса, кызыңа 19мы?", дигән сорау туган. Шуңа җавап итеп Иркә "Сезнеңчә мин 15 яшьтә бала тапканмы", дип язган. Кызына 15 яшь булуын әйткән.
Гадәттәгечә, инстачылар нидер көтә. Кызның әтисе белән фотосын гел куймыйсыз дип зарланалар.