Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә: "Бүген әтиемә 67 яшь булыр иде. Җыелабыз, әти, тик 51енә..."

Иркә: "Бүген әтиемә 67 яшь булыр иде. Җыелабыз, әти, тик 51енә..."

news_top_970_100
Иркә: "Бүген әтиемә 67 яшь булыр иде. Җыелабыз, әти, тик 51енә..."
Иркә июль башында вафат булган әтисе турында хатирәләрен яңарткан. 

"Бу видеоны мең карадым. Үземне белә башлаганнан бирле минем өчен бу гадәти хәл иде. 3-4 яшемнән әти артына менеп баса идем дә, муеныннан кочаклап әнинең җырлаганын күзәтә идем. әле шул арада Әни куплетны җырлап бетергәч, әтинең гармуны арасына бармакнытыгып уйный идем. Әти шаяртып гармунын тизрәк кыскан кебек итә иде. Мин, куркып, бармакны тартып ала идем. Әнә шулай уйный идем дә, көлә идем. Әти дә мыек астыннан елмаеп куя иде. 

Ул елмайганны күргәч, мин шаярып әтинең муеныннан кысып кочаклап ала идем. Ул гармунын кулына алса, бездә бейрәм иде, ул уйный башласа, бөтен эшне ташлап җыела идек. Әни дә чакырганны көтеп тормый иде, ипи баса торган чагы булса да, чиләген күтәреп, татар хатын-кызларына хас булган тыйнаклык белән килеп утырып, әтигә кушыла иде.

Белмим, әти кәефе әйбәт булганда уйнады микән, моңсу булганда микән, бу барыбызга да сер булып калды. Бу аның иң яраткан җыры иде, әни шул җырны җырлаганда әнигә еш карап ала торган иде. Мин шуны күзәтә идем, ник әтинең карашы үзгәрә икән ул әни җырлаганда дип уйлый идем. Хәзер аңлыйм. Яратуын, соклануын чагылдырган ул караш белән. Бу соңгы тапкыр гармунда уйнавы булган икән. Бүген әтиемә 67 яшь булыр иде. Җыела идек ел да. Җыелабыз әти, тик 51енә. Жәлләтеп язу булмасын, бары тик бу видеоны истәлек итеп монда калдырасым килде. Мин әти-әнием белән үлгәнче горурланчакмын, яратачакмын!!

"Елый-елый укыдым, үземнең бәләкәй чаклар искә төшеп китте, бездә дә шулай була иде, әти нәкъ шулай минем бармакны кыса иде. Әтинең арабыздан киткәнененә 5 елдан артты, ә гармуны өйнең түрендә тора".
"Бик матур, моңлы тавыш. Сезнең тавыш әниегездән бирелгән инде".
"Мин әле син җырлыйсың дип торам", - дип яза укучылар, Иркәнең кайгысын уртаклашып.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100