news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ирина Мирошниченко вафат булган

news_top
Ирина Мирошниченко вафат булган
Владимир Васильев, архив

РСФСР халык артисты Ирина Мирошниченко вафат булган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Аңа 81 яшь иде. Кайгылы хәбәрне МХАТ студия мәктәбе ректоры Игорь Золотовицкий җиткергән.

РЕН ТВ белешмәсе буенча, ул реанимациядә аңына килмичә үлгән. 30 июльдә аны грипп катлаулы узу сәбәпле хастаханәгә китергән булганнар. Икенче көнне йөрәге туктаган, кардиологлар йөрәкне эшләтеп җибәргән. Аннары актрисаны комага керткәннәр.

Ирина Мирошниченко «Я шагаю по Москве», «Дядя Ваня», «Андрей Рублев», «Это сладкое слово – свобода!», «Зимняя вишня» һәм башка фильмнар аша таныш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар