Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ирина Әхмәтованы үтергән адәм аның гәүдәсен кайда яшергәнен әйткән

Ирина Әхмәтованы үтергән адәм аның гәүдәсен кайда яшергәнен әйткән

news_top_970_100
Ирина Әхмәтованы үтергән адәм аның гәүдәсен кайда яшергәнен әйткән
Интернеттагы Blablacar сервисы аша юлдаш тапкан Ирина Әхмәтованың югалуы, соңыннан җинаятьче корбаны булуы турында язган идек.

Аны үтерүдә шикләнелгән ир кеше Иринаның гәүдәсен кайда яшергәнен әйткән. Ир-ат аны Мәскәү өлкәсендә урман посадкасына яшергән, дип хәбәр итерә Тикшерү комитеты сайтында.

Әлегә Әхмәтованың гәүдәсе табылмаган. Тикшерүчеләр, криминалистлар һәм ашыгыч хезмәтләр эзләүне дәвам итә.

Ирина Әхмәтова Мәскәүдә Burger King рестораннарының берсендә директор булып эшли. 23 декабрь көнне ул Тулага барырга ниятли һәм BlaBlaCar юлдашлар эзләү интернет-сервисы аша үзенә юлдаш таба. Шулай итеп, Ирина үзенең Ауди машинасына таныш булмаган ир-атны утыртып алып китә.

Мәскәү янындагы Серпухов шәһәре тирәсендә Ирина телефонын алмый башлый, ә Ярославль тирәсеннән үткәндә телефоны бөтенләй сүнә.

27 декабрь көнне Әхмәтованың әтисе тикшерү органнарына кызының югалуы турында гариза яза. Тикшерү комитетының Мәскәү идарәсе "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгата. Тикшерү комитеты Иринаның машинасына утырган 39 яшьлек ир-атны эзли башлый. Ул ир-атның элек көчләү өчен җинаять җаваплылыгына тартылганы мәгълүм.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат тоткарланган. Мәскәү тикшерүчеләре хәзерге вакытта аннан сорау ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100