Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җиргә охшаган планета радиосигналлар җибәрә…

news_top_970_100
Җиргә охшаган планета радиосигналлар җибәрә…

Бездән 12 яктылык елы ераклыгында урнашкан планета Җиргә радиосигналлар җибәрә…

Астрономнар Кояш системасыннан читтә урнашкан планетада магнит кыры булуын тапканнар. Җирнең магнит кыры барлык тере организмнарны зыянлы кояш нурланышыннан саклый. Кояш системасындагы башка планеталарның да магнит кыры бар. Ә менә башка йолдыз системаларындагы Җиргә охшаш планеталарда магнит кыры булу-булмавы сорау булып тора иде.

Америка галимнәре YZ Ceti b экзопланетасының магнит кырын радиотелескоп ярдәмендә билгеләгәннәр. Бу – планетада яшәү булырга мөмкин, дигән сүз. Чөнки магнит кыры булмаса, йолдыз кисәкчекләре атмосфераны юкка чыгарыр, һәм анда яшәп булмас иде.

Алай да YZ Ceti b планетасында яшәүчеләр юк, дип саный галимнәр. Чөнки ул йолдызга якын урнашкан, һәм монда температура бик югары. Планета йолдыз тирәли шулкадәр зур тизлек белән әйләнә ки, мондагы 1 ел җирдәге 2 көн эчендә уза.

АКШ галиме Себастьян Пинеда җиргә килеп җиткән сәер радиосигналларны йолдыз белән экзопланета арасындагы поляр утлар белән бәйли.

Ничек кенә булса да, Кояш системасыннан читтәге планетаның магнит кырын табу космосны өйрәнүдә зур алга китеш санала. Димәк, тереклек булган башка экзопланеталар булуы да ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100