Кайнатма өчен: 2 кг ирга, 2 әфлисун, 1 кг шикәр комы.
Ирга җимешләрен юарга һәм кипшетергә. Әфлисунны чистартырга, иттарткычтан чыгарырга яки блендер белән вакларга. Иргага шикәр комы һәм әфлисунны салып яхшылап болгатырга һәм шикәр комы эресен өчен ике сәгатькә калдырырга. Ара-тирә болгаткалап алырга.
Аннары утка куеп кайнатып чыгарырга һәм сүрән утта 40 минут тотарга. Кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга салып куярга.
Чәегез тәмле булсын!