Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иреңнең сиңа хыянәт иткәнен ничек белергә

news_top_970_100

Ир-атның хатынына хыянәт итүен күрсәтә торган 8 билге бар икән. Бу хакта «Cosmopolitan» яза.

1. Планнарның кинәт үзгәрүе
Һәм анык сәбәпне ул атамый. Мәсәлән, эштә тоткарланачагын әйтә, ә бу вакыт эчендә бик күп нәрсәгә өлгерергә мөмкин. Әлбәттә, әгәр мондый сылтаулар бер тапкыр булса, криминал эзләргә кирәкми, ләкин әгәр ул даими рәвештә вакытны тагын кайдадыр үткәрә башласа – игътибар ит.

2. Аның теләге кискен үзгәрә
Кагыйдә буларак, ул секс белән сирәгрәк шөгыльләнә башлый.

3. Аның дуслары сиңа сәер карыйлар
Еш кына хыянәтчеләр дусларыннан бернәрсә дә яшермиләр, шуңа күрә аларның синнән кача башлауларын яки, киресенчә, артык кызыксынып сөйләшүләрен күрергә мөмкин.

4. Ул телефонга пароль куя
Яки смартфонын үзеннән калдырмыйча йөри башлый.

5. Ул тышкы кыяфәтенә күбрәк игътибар бирә башлый
Ваннада күбрәк вакыт үткәрә, парфюм куллана (яки кинәт хушбуен алыштыра), тышкы кыяфәтендә нәрсәнедер җитди үзгәртә.

6. Аның сүзләре эшенә туры килми
Кайчагында хыянәтчене фактларның туры килмәвендә генә тотарга мөмкин. Мәсәлән, ул туган көнгә дусты янына барган, ә чынлыкта анда күренмәгән.

7. Ул сине тәнкыйтьли
Кинәт син даими тәнкыйть объектына әйләнәсең. Өстәвенә, гадәттә – нигезсез.

8. Ул гадәттән тыш юмарт булып китә
Гел бүләкләр ясый, гүя үз гаебен капларга тырыша.

9. Ул синең сорауларыңа җавап биргәндә ачулана
Ул синең сизенүеңнән курка.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100