news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иреңнән рөхсәт сорамыйча гына фатирны сатып буламы?

news_top
Иреңнән рөхсәт сорамыйча гына фатирны сатып буламы?
Владимир Васильев

Ирең яки хатыныңның рөхсәтеннән башка гына фатирны сату мөмкинлеге турында Росреестрның Татарстан буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт регистрациясе бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева сөйләгән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы яза.

Бу очракта шуны белеп торырга кирәк: бергә туплаган күчемсез милек белән төрле гамәлләр ир яки хатынның нотариаль ризалыгыннан башка эшләнсә, бәхәскә урын кала. Шуңа күрә уртак фатирны сату-алу килешүен ир яки хатынның ризалыгыннан башка төзесәгез, әлеге килешүгә судка шикаять белдерүләре ихтимал. Моны Россия Гаилә кодексының 35нче маддәсе көйли. Әгәр суд бу килешүне законсыз дип тапса, милек сатучыга кире кайтарыла.

Өстәвенә, ир яки хатынның ризалыгы булмау милеккә хокукны сатып алучыга теркәүгә каршылык булмый. Бу очракта ЕГРН белешмәсендә килешүнең бәхәсле икәне күрсәтелә, ди белгеч.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар