news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Иреңнән аерылгансың икән, кем белән торасың?» - җырчыларга тагын нинди сораулар бирәләр?

news_top
«Иреңнән аерылгансың икән, кем белән торасың?» - җырчыларга тагын нинди сораулар бирәләр?
социаль челтәрләр

Җырчы Илзидә Госманова интернет дуслары һәм тамашачысы бирә торган уңайсыз сораулар турында сөйләгән. Бу бер Илзидә Госмановага гына түгел, бик күп сәхнә йолдызларына яудырыла торган иң популяр сораулар булса кирәк. 

«Сиңа телевизорда җырлаган өчен күпме акча түлиләр ул?

Гастрольләрдә матур кунакханәләрдә торып, тәмле ашап, кунак булып кына йөрисең бугай син. 

Иреңнән аерылгансың икән, хәзер кем белән торасың?

Ул җырыңны кемгә багышладың?

Бигрәк ябыккансың, ирең ташлап киттеме әллә?

Тазарып киткәнсең әле син нигәдер. 

Бу сорауларны концертлар белән килгәч тә, интернет аша да бирәләр. Кайберләренә турысын әйтәм, кайберләренә уйнап-көлеп, үзе ишетергә теләгән җавапны бирәм… Сездә шундый уйлар тудырган җырларым гаеплеме икән? Ни уйласагыз да, барыбер яратам үзегезне», – дип язган җырчы.

 Кайвакыт тамашачының артык гади булуы тәрбиясезлек чиген узып китәргә дә сәләтле шул.

 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 февраль 2024
    Исемсез
    Шул тэрбиясез тамашачы ашата бит инде сезне, алар булмаса артист Никто!!!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар