Иреннәрен кабарткан Ильмира Нәгыймова: «Сезгә ошыймы, юкмы, миңа барыбер!»
Җырчы иреннәренең ясатылган булуы турында хәбәр итте.
«Хәерле кичләр! Кичә туры эфирга чыккан идем. Минем сөйләгәннәремә игътибар итмичә, иреннәремне тикшереп утыручылар күп булды. „Нишләп ясаттың?“, „Матур түгел“, „Бөтен матурлыгыңны бозгансың“, — дип яздылар алар. Әйе, ясаттым. Киләчәктә беткәч тагын ясатачакмын. Минем үземә бик ошый. Сезгә ошыймы, юкмы, миңа барыбер! Мин сезне барыбер яратам», — дип язган ул.
«Сез үзегезне артык яратасыз», — дигән бер инстачы.
«Сезгә дә киңәш итәм», — дип җавап кайтарган Ильмира Нәгыймова.
«Гафу итегез, күкрәкләрегезне ясаттыгызмы әллә?», «Хәзер татар инстадөньясы шау-гөр килер инде», «Бик матур, килешеп тора. Бөтен кешегә дә ярап булмый инде», — дип яза җырчының виртуаль дуслары.