news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Иреннән туйган хатын үтерүче яллаган

59 яшьлек хатынның 52 яшьлек иреннән туйганын сөйләгәне видео кадрларында сурәтләнгән.

news_top
Иреннән туйган хатын үтерүче яллаган

Кубаньда ирен үтерергә заказ биргән хатынны тотканнар. 59 яшьлек хатынга карата җинаять эше ачылган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Бу хатын 52 яшьлек ирен үтерү өчен кеше ялламакчы була. Шул сорау белән бер танышына мөрәҗәгать итә. «Киллер» табарга ярдәм итүен үтенә. Ул ире белән мөнәсәбәтләре начар булуын, никахтан туюын сөйли.

Танышы исә хатынның уе җитди булуны аңлап ала һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Икенче көнне үк хокук саклау органы хезмәткәрләре бу хатын белән очраша. Алар үтерергә ялланган кеше булып кылана. Хатын «киллерга» аванс итеп 10 мең сум акча тапшыра. Заказны үтәгәч, ул иренең мәетен фотога төшереп алып килүне сорый.

«Хатын ире үлгән дип белә. Ул алдан килешенгәнчә, заказ өчен калган сумманы бирергә җыена. «Киллерга» ВАЗ-21120 машинасын сату турында килешү кәгазен тапшыра. Шуннан соң бу хатынны тоткарлыйлар», — дип хәбәр иткәннәр Тикшерү комитетында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар