Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иреннән котылды да, типтереп яши»: Ләйсән Гыймаевадан яңа видео

Ләйсән Гыймаева Илсөя Бәдретдиновага ямьсез комментарийлар язучыларга пародия төшергән.

news_top_970_100
«Иреннән котылды да, типтереп яши»: Ләйсән Гыймаевадан яңа видео

«Дивания Критиковнадан сәлам» исемле видеосында җырчы диванда алма ашап, инстаграм сәхифәсен актарып ята. Исемен атамаса да, видеода Ләйсәннең Илсөя Бәдретдинова аккаунтына күзәтү ясаганы аңлашыла.

«Кая, кереп карыйм әле йолдызларның ни кыланганнарын? И, карале, малай, бу кара пәригә. Мужигыннан котылды да, типтереп яши. Кара, кара, ни уйлап чыгарган. Синең этең экранга сыймый бит, кыланчык. Бөтен җире ясалган. И, гыйбрәт, иреннәре күпертелгән, керфекләре ябышкан, кашы сызылган, монда да (түшен күрсәтә) өч-дүрт носки кыстырып куйгандыр. Синдә генә ими инде, кыяфәтсез, миндә дә бар ул. Почти бар инде шунда.

Йоклый алмый ятам ди. Тәһарәт алып, дисбе тартып ят, имансыз. Хотя, бу атаң башы хәтле тырнаклар белән нинди дисбе инде. Языйм әле, нигә язмаска. Фотоларым юк, биш битем бар, барыбер белмисең минем кем икәнлекне», — дип Илсөя Бәдретдинованың күп санлы «туры сүзле дус»ларыннан көлгән ул.

Шаян видеолар сериясеннән соң инстадуслары арасында Ләйсәнгә һөнәрен алыштырып, үзен театр артисты буларак сынап карарга тәкъдим итүчеләр дә булган иде. Дивания Критиковна ролен дә Ләйсән бик уңышлы башкарып чыккан.

Пародия Илсөя Бәдретдиновага аеруча ошаган, ахрысы. #яратмыйм Илсөяне, #ненавижуносмотрю хештэглары куеп, ул Ләйсәннең видеосы белән үз аккаунтында бүлешкән. «Үтердең, кызый! Рәхәтләнеп, ятып көлдем!» — дип язган Илсөя Бәдретдинова.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100