Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Иренендәге шеш баш сөягенә ябышып үскән": Бер ир-ат яман шешне урманда догалар белән дәвалап маташкан

"Иренендәге шеш баш сөягенә ябышып үскән": Бер ир-ат яман шешне урманда догалар белән дәвалап маташкан

news_top_970_100
"Иренендәге шеш баш сөягенә ябышып үскән": Бер ир-ат яман шешне урманда догалар белән дәвалап маташкан
Кемерово өлкәсендә бер ир-атның иренендә яман шеш булуы ачыклана. Табиблар диагноз куйганда авыруның беренче стадиясе була. Шуннан соң бу кеше урманга чыгып китә һәм авыруны догалар белән дәваларга керешә. Әлеге вакыйга турында Кузбассның онкология хезмәте инстаграмдагы рәсми сәхифәсендә хәбәр итте.

Урманда дәвалап маташкан арада, ир-атның иренендәге яман шеш зураеп, ярты битен басып ала. Хәзер табиблар операция ясап, шешне алганнар.

"Этик сәбәпләр аркасында, пациентның операциядән соңгы фотосын күрсәтмибез. Әлегә аның йөзенә пластика ясау турында сүз бармый. Табиблар авыруның гомере өчен көрәшә. Табибларның киңәшләренә колак салыгыз. Бу бик куркыныч", - дип кисәтә табиблар.
   
 
"Медицина оешмасы мәгълүматы буенча, ике ел элек ир-атның иренендә зур булмаган яман шеш булуы ачыклана. Ул 1 см чамасы үлчәмдә һәм авыруны тулысынча дәвалау мөмкинлеге була. Ләкин пациент хирургия операциясеннән баш тарта. Ул урманга дога кылырга китә", дип яза "Московский комсомолец" сайты. 

Урманда "дәвалый" торгач, авыру дүртенче стадиягә җитә, шеш баш сөякләренә ябышып үсеп зурая. Табиблар ир-атның битендәге бу үсентене кисеп ала алган.

Операция ясаган клиниканы табибы Вячеслав Иванов A42.ru басмасына интервью биргән. "Хәзер пациент зонд аша гына туклана. Аның киләчәктә сәламәтләнүе нурлы терапиянең нәтиҗәлелегенә бәйле", - дип аңлаткан табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100