Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иренең вафатыннан соң Диана Гурцкаяның хәле начарайган

news_top_970_100
Иренең вафатыннан соң Диана Гурцкаяның хәле начарайган
https://www.mk.ru/

Моннан 1 ай элек җырчы Диана Гурцкаяның ире Петр Кучеренко вафат булган иде. Тормыш иптәшен җирләгәннән соң җырчының хәле начарайган, дип хәбәр итә «МК».

Хушлашу мәрасимендә җырчы аякларында көчкә басып торды, бу кайгыны бик авыр кичерде. Әлегә кадәр Гурцкая бу турыда бер комментарий да бирмәде.

Җырчыны соңгы тапкыр ирен җирләгәндә күргәннәр. Халыкның чамадан тыш игътибарыннан саклау өчен, Диананы туганнары Абхазиягә алып кайтып киткән, дип уйлыйлар. Җырчының хәле бик авыр – ул дусларының шалтыратуларына җавап бирми, урыннан да тормый, дигән сүзләр дә йөри. Хәзер аның янәшәсендә улы Константан һәм абыйсы Роберт. Җырчының абыйсы шулай ук элемтәгә керми. Алдарак ул гаилә әгъзаларының кисәк үлеменә берничек тә ышана алмавы хакында сөйләгән булган, диелә хәбәрдә. 

Диана Гурцкаяның ире Петр Кучеренко 20 май көнне вафат булды. Түрәнең хәле Кубадан командировкадан кайткач начарайган.

Петр Кучеренко үзен самолетта ук начар хис итә башлаган. Һава транспорты Минеральные Воды аэропортына төшкән. Табиблар 46 яшьлек пассажирны коткарыр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгән, ләкин ир-атның гомерен саклап калып булмаган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100