Иренең җенес әгъзасын кисеп алган хатынга хөкем карары чыгардылар
Узган ел көзендә каты яраланган бу ир хәзер башка хатын белән яши.
Ир өйгә исереп килеп кергән, сугыша башлаган. Хатын аңа каршы торырга маташып, пычак алган. Шул мизгелдә ир җенес әгъзасыз калган, дип хәбәр итте "Татарстан24" каналы.
47 яшьлек хатын гаебен тулысынча таныса да, ул суд карарын СИЗОда көткән. Аны дүрт елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
Ир исә, шундый каты яраланган булса да, хәзерге вакытта башка хатын белән яши, судка килмәгән диелә әлеге хәбәрдә.
Узган ел бу турыда ир белән хатын законлы төстә аерылышкан булсалар да, ир экс-хатынының өенә эзне суытмаган, дип язган идек.