Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иренең бурычы аркасында йөкле хатынын бер атна тоткынлыкта яткырганнар

Хатынны 51 яшьлек ир-ат урлаган.

news_top_970_100
Иренең бурычы аркасында йөкле хатынын бер атна тоткынлыкта яткырганнар

Ленинград өлкәсендә хокук сакчылары 35 яшьлек йөкле хатын-кызны коткарган. Ул эшмәкәр иреннән 10 млн сум акча дәгъва иткән кешеләрдә бер атна тоткынлыкта булган, дип хәбәр итә төбәкнең Тикшерү комитеты.

«Российская газета» хәбәр иткәнчә, гаилә Гатчинада яшәгән. 2 октябрьдә хатын-кыз өеннән чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый, ә иреннән зур суммада акча сорыйлар һәм яный башлыйлар. Ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә. Шулай ук урланган ханымның әнисенә дә яныйлар.

3 октябрьдә хатын-кыз утырып киткән автомобильне табалар. Шуннан соң әлеге эш материаллары Ленинград өлкәсе буенча Тикшерү комитетына җибәрелә. Җинаять эше ачыла һәм тикшерүчеләр әлеге җинаятьне оештырырга мөмкин булган кешеләрне ачыклый башлый. Хатын-кызны 51 яшьлек ир-ат урлавы мәгълүм була. Ул бу хатынның ире зур суммада бурычы булу аркасында әлеге адымга баруын әйтә.

Шулай ук җинаятьче йөкле хатын-кызны тоткан фатирның адресын да әйтә һәм аны коткаралар.

Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, бер атна дәвамында тоткынлыкта булган хатын-кызның үзенә дә, баласына да зыян килмәгән. Шулай да, зыян күргән ханым медицина тикшеренүе узарга тели.

Җинаятьчегә якын арада җәза билгеләячәкләр.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100